16+

Сан гына түгел, сыйфат та кирәк

Казанда «Ревматология һәм онкоревматологиядә коморбид проблемалар» дип аталган конференция кысаларында, Татарстан һәм Россия белгечләре әлеге төр авыруларга кагылышлы проблемалар турында сөйләштеләр. Бүгенге көндә ревматизм авырулары инвалидлыкка китерә торган сәбәпләр арасында өченче урында тора. Икенче урында - яман шеш авыруы. Еш кына кеше берьюлы берничә авыру белән авырый, әлбәттә, аларның тормыш...

Казанда «Ревматология һәм онкоревматологиядә коморбид проблемалар» дип аталган конференция кысаларында, Татарстан һәм Россия белгечләре әлеге төр авыруларга кагылышлы проблемалар турында сөйләштеләр.
Бүгенге көндә ревматизм авырулары инвалидлыкка китерә торган сәбәпләр арасында өченче урында тора. Икенче урында - яман шеш авыруы. Еш кына кеше берьюлы берничә авыру белән авырый, әлбәттә, аларның тормыш дәрәҗәсе дә кискен начарлана. Узган атнада Казанда Татарстан һәм Россия белгечләре ревматология һәм онкологиядәге проблемалар турында сөйләштеләр.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов әйтүенчә, республикада 500 мең кеше ревматизм авыруларыннан интегә. Алар белән Казанда ике үзәк шөгыльләнә: Республика клиник хастаханәсе һәм 7 нче шәһәр хастаханәсе.
Конференциядә кузгатылган тема сыйфат һәм сан мәсьәләсенә дә кагыла. Бүгенге көндә сан артыннан куып, күбрәк кешенең тормышын сак­лап калуны күздә тотсак та, сыйфат турында да онытырга кирәкми, ди белгечләр. Россия фәннәр академиясе академигы, профессор, Ревматология фәнни-тикшеренү институты директоры Евгений Насонов әйтүенчә, кеше яшәргә генә түгел, ә авырмыйча, газапсыз да яшәргә тиеш. Бу уңайдан пациентны дәвалау юлларын камилләштерү мәсьәләсе дә актуаль.
Әлеге өлкәдә махсус белгечләр әзерләү мөһим, ләкин төп мәсьәлә - сырхауханә табибларын күпьяклы белемле итү. Алар авыруны ачыклап, пациентны дөрес белгечкә җибәрергә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading