16+

Сау-сәламәт кешедә тромблар барлыкка килми

Статистикага күз салсак, күп кенә кеше кисәк кенә тромб өзелүдән вафат була...  Мондый куркыныч нәрсәдән барлыкка килә соң? Казан шәһәре ашыгыч ярдәм станциясе баш табибы, хирург Фәрит Галәветдинов безгә шул хакта сөйләде.

Сау-сәламәт кешедә тромблар барлыкка килми

Статистикага күз салсак, күп кенә кеше кисәк кенә тромб өзелүдән вафат була...  Мондый куркыныч нәрсәдән барлыкка килә соң? Казан шәһәре ашыгыч ярдәм станциясе баш табибы, хирург Фәрит Галәветдинов безгә шул хакта сөйләде.

– Каныбызда лейкоцит, эритроцит һәм тромбоцитлар бар. Алар бертуктаусыз йөреп тора. Кешеләр һәм хайваннар яраланмыйча тора алмый бит. Яралангач – кан ага һәм ул канны туктатырга кирәк. Нәкъ менә шушы тромбоцитлар канны туктата да инде. Алар бер-берсе артыннан тезелешеп бара, яраланган кан тамырын күрә дә тромбоцит шунда туктала һәм аңа калганнары ябыша. Менә шулай тромб барлыкка килә һәм ул күтәрелеп, канны туктата. 
Бу, мин сезгә, безнең организмда тромбоцитларның нәрсәгә кирәк икәнен аңлатып уздым. Ләкин тромбларның барлыкка килүенең башка очраклары да бар. Монда эчке һәм тышкы факторлар роль уйный. Мәсәлән, кан басымы, йөрәк авырулары белән интегүчеләр бар. Алыйк, аритмия дигән авыруны. Нәрсә ул? Йөрәк бер тибә, туктап тора, аннан соң тиз-тиз тибә дә тагын туктый, ул вакытта кан нишли? Кан да, йөрәк кебек, бара да, туктап тора һәм нәкъ шул вакытта тромбоцитлар бер-берсенә эләгеп, тромблар барлыкка килә, – ди Фәрит Галәветдинов.

Табиб сүзләренчә, сау-сәламәт кешедә тромблар барлыкка килми. Соңгы елларда коронавирус белән авыручыларның үпкәләрендә тромблар барлыкка килә башлаган. Шуңа күрә аларга барысына да канны сыегайта торган дарулар эчергә кушыла да икән инде.

– Бер үк диагнозлы ике кешене алыйк: алар икесе даруны төрлечә эчә бит. Кемдер тиешенчә, язылганча, дөрес вакытта эчә, ә кемдер бу әйбергә җитди карамый. Бигрәк тә ир-атларга басым ясыйсым килә, хатын-кызлар, алар барыбер тәртиплерәк, табиб кушканның барысын да эшләргә тырыша. Ә ир-атлар бу мәсьәләгә уйнабрак карый. Күбесе тәмәке тарта, спиртлы эчемлек белән мавыга. Боларның барысы да организмда тромблар барлыкка китерә. Бәлки, шуңа күрә, тромб өзелеп үлгәннәр арасында ир-атлар күбрәктер дә, – ди табиб.

Әгәр дә тромб өзелә икән, ул кан тамыры буенча бара да, берәр кан тамырын томалап куя. Фәрит әфәнде сүзләренчә, иң куркынычы – үпкә кан тамырларын томаласа, монда инде кешене коткарып калырга шанс юк. Йөрәк кан тамырын капласа – инфаркт килеп чыга, баш миенә китсә – инсульт. 
– Йөрәк, кан басымы авырулары булганнарда, онкология, шикәр диабеты белән авыручыларда риск зур. Шулай ук тышкы факторлар да бар: тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр эчү, наркомания, – ди табиб. – Аның симптомнары да юк, тик торганда организмда тромб бармы, юкмы икәнен берничек тә белеп булмый. Моны бары тик тикшерү уздырып кына ачыклап була. Бездә диспансеризацияләр уздыралар, монда кешенең организмын тулысынча карыйлар, әлбәттә, тромб барлыкка килү рискы бармы, юкмы икәнен дә әйтәләр. Ләкин мондый җиргә халык үзе йөрми бит, табибка профилактика өчен генә дә барып күренмиләр.

Ничек кенә баналь булмасын, ләкин сәламәт яшәү рәвешен алып барырга кирәк. Табиб шундый киңәшләр бирә. Озак утырып эшләгәннән соң, торып, тәнне яздырып алу, кич урамда саф һава сулап кайту гадәткә керергә тиеш.

Индира.

Фото: https://unsplash.com
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading