16+

Саулык эзләп ерак йөрмә

Казанда, «Здравница-2016» Бөтенроссия форумы һәм аның кысаларында, шифаханә-курорт учреждение казанышларының махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды. «Здравница-2016»ның төп темасы - халык сәламәтлеген саклауда Россия шифаханә-курорт комплексларының әһәмияте.

Саулык эзләп ерак йөрмә

Казанда, «Здравница-2016» Бөтенроссия форумы һәм аның кысаларында, шифаханә-курорт учреждение казанышларының махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды. «Здравница-2016»ның төп темасы - халык сәламәтлеген саклауда Россия шифаханә-курорт комплексларының әһәмияте.

Әлеге чара кысаларында, Франция, Казахстан, Италия һәм Австриядән килгән вәкилләр катнашында, «Россия курортларының халык сәламәтлеген саклау һәм тернәкләндерүдә стратегик әһәмияте» дигән халыкара фәнни конгресс та узачак.
Тыныч атмосфера, кешеләр үзара сабыр гына аралашалар, теләсәң - шунда ук кымызы, шифалы суы. Килеп керүгә үк, бирегә килгән барлык катнашучылар да үзләрендә дәваланып, шулай тыныч һәм матур булып кала алганнардыр, дигән фикер туды. Алтмыштан артык учреждение үзләренең өстенлекләрен, дәвалау үзлекләрен бәйнә-бәйнә аңлата. Шифаханә-курортлар белән рәттән дәва­лану җиһазларын тәкъдим итүче компанияләрнең дә бер мәйданчыкка җыйналуы эшлекле сөйләшүләр өчен мөмкинлекләрне тагын да арттыра.

Форумның ачылышында Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов, Туризм буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов та катнашты.
- Форумны уздыру бе­лән бергә бездә төбәкнең сәламәтләндерү, туристлык потенциалын күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килде. Тагын шунысы да мөһим, безнең белгечләр, форумда катнашучылар федерация субъектлары вәкилләре уртаклашкан тәҗрибәне үзләштерә ала. Иң беренче чиратта сә­ламәтләндерү учреждениеләре белән хәбәрләшеп эшләүне җайга салырга кирәк. Һәр авыру өчен тернәкләнү чоры бик мөһим, күп вакыт әле ул хастаханә койкасына ятуга караганда да күбрәк нәтиҗә бирә. Якын киләчәктә Россия сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә шифаханә-курорт учреждениеләре бердәм стандартлар булдырачагына ышанам, - диде Илдар Халиков үзенең чыгышында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading