16+

«Сихергә тест ясап карарга булдым, шунда ук күренде...»: кинезиология хикмәтләре

Ураза аенда ифтар мәҗлесендә бик үзенчәлекле һөнәр иясе белән танышырга насыйп булды. Кинезиология турында бернәрсә дә белмәгәч, Ләйсәннең эшләвенә авыз ачып карап утырдым, дөресен әйтәм, берни дә аңламаган идем.

«Сихергә тест ясап карарга булдым, шунда ук күренде...»: кинезиология хикмәтләре

Ураза аенда ифтар мәҗлесендә бик үзенчәлекле һөнәр иясе белән танышырга насыйп булды. Кинезиология турында бернәрсә дә белмәгәч, Ләйсәннең эшләвенә авыз ачып карап утырдым, дөресен әйтәм, берни дә аңламаган идем.

Берничә минут эчендә ул аркасы сызлаган хатын-кызның авыртуларының сәбәбен әйтеп тә бирде. Кинезиология турында кинезиолог Ләйсән Кәримова белән әңгәмә кордык. 
- Сәламәтлек саклау өлкәсе белән күптән кызыксынасызмы?
- Гомер буе сәламәтлекне саклау белән кызыксындым. Авырудан дәваланганчы, бу авыруны китереп чыгармау, аннан саклану юлларын эзләдем. 4 яшемдә үк әбиемнең төз аркасына сокланып карый идем. Минем дә гомерем көзендә шундый ук чибәр, сәламәт буласым килде. “Андый булыр өчен нишләргә кирәк икән?” - дип баш ваттым. Әле 125 яшемдә 70 яшьлек хатын-кызлар кебек күренәсем килә дип әйтүем дә хәтеремдә. Яшүсмер чакта яшьтәшләрем зуррак күренергә теләгәндә, мин башкалардан яшьрәк күренүемә шатлана идем. Беренче баламны тапканнан соң, остеопатия белән кызыксынып киттем. Андрей Толстоносов методикасы буенча укулар булуын күреп алдым. Ул өч шәһәрдә генә укыта иде: Мәскәү, Свердлау һәм Севостополь. Ул елны соңгы укулар Севостопольдә генә калган иде. “3 көннән башлана”, -  дигән белдерү күргәч, шунда ук билетлар алып, юлга җыендым. Шулай итеп, буыннар гимнастикасы буенча яхшы белемнәр алып, сертификатлы булдым. Бу өлкәдә эшли башладым. Улымны да остеопатка йөрттем, шунда кинезиология турында ишеттем дә инде. Мин, гомумән, яңа белемнәр алу яклы, шуңа күрә Санкт-Петербургның “Клиник гамәли кинезиология” институты филиалына укырга кердем. Шул ук вакытта остеопат буларак клиентларыма да ярдәм иттем. Кинезиология белән якыннан  танышкач, бу шөгылем аерым мөстәкыйль һөнәр була алуына инандым. Хәзер Мәскәүдә психо-эмоциональ кинезиология университетында белем алам. 

- Кеше приемга килгәч, сез нәрсә эшлисез?
- Беренче эш итеп, кешене тыңлыйм. Нинди проблема белән килгән? Кайсы урыны авырта? Ул үзен ничек хис итә?  Шул сорауларга җавап бирәләр. Кемдер буыннарга зарлана, кемгәдер эмоциональ халәте ошамый. Аннан мускулны сынау ярдәмендә эчке органнар һәм системаларның, шулай ук терәк-хәрәкәт аппаратының эшчәнлегенә анализ ясыйм. Моның өчен 1-2 минут кирәк. Кешенең мускулы аңа басуга каршы тора алмый. Мәсәлән, кулыгызны туры итеп тотыгыз дим, ә пациентның кулы хәлсез.   Кешенең авыртуларына һәм анализ ярдәмендә алган мәгълүматка таянып авыртуның сәбәбен аңлатам. Күп вакытта кешенең мускуллары, буыннары авыртуы - эчке органнарның эшчәнлеге бозылу белән бәйле. Ә эчке органнар эшчәнлеге белән калкансыман биз идарә итә. Әгәр организмда паразитлар күп булмаса, калкансыман биз эшчәнлеген нормага китергәч, органнар да үз функцияләрен үти башлый. Сеанс ахырында нәтиҗәне шул ук мускулга тест ясап күрә алабыз. Әгәр башта кешенең мускулы хәлсез булса, организм эшчәнлеген  төзәткәч, ул инде каршы тора ала. Әмма шунысын да аңларга кирәк, мәсәлән кешенең организмында паразитлар булса, аны сеанста бетереп булмый бит. Пациентка дәвалану юлларын киңәш итәм. 

– Буынның көчсез икәнен кайдан беләсез соң?
– Бу инде кинезиология алымнары. Төрле провокацияләр ярдәмендә буынның эшчәнлеген тикшерәбез. Мәсәлән, буын провокацияләргә бирешә икән, димәк ул сәламәт. Буын эшли дә, ял да итә ала. Организмга тестны кинезиолог сау-сәламәт буын аша ясый. Ә проблемалы буыннар провокациягә бирешми, һәрвакыт киеренке халәттә булганга авыртырга да мөмкиннәр. Бар буыннар белән баш мие идарә итә. Минем максатым: баш миеннән билгеле бер орган, буынга ни өчен сигнал барып җитмәвен аңлау, сәбәбен белү, дәвалау. 

– Дарулар кулланмыйча гына да дәваланып буламы?
– Кинезиолог организмдагы дисфункция сәбәпләрен 4 юнәлештә эзли: структур, биохимик, эмоциональ һәм меридианнар. Меридианнар – тән буйлап энергия агучы каналлар, бу традицион кытай медицинасына нигезләнә. Меридианнар эшчәнлеген без прием вакытында ук төзәтә алабыз, кеше шунда ук үзгәрешләр сизәчәк. Структур проблемаларны остеопатия ярдәмендә шулай ук төзәтеп була. Ә менә авыртуларның сәбәбе биохимия булса, (паразитлар, организмда төрле минераллар җитмәү)  бер күрешүдән шунда ук нәтиҗә булмаячак. Андый кешеләргә махсус сәламәтләнү өчен эш планы төзим. 

– Кинезиолог нәрсәдән дәвалый ала һәм аңа нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итеп тормаска?
– Кинезиолог – организмда функциональ җитешсезлекләр белән эшли, ул авыруларны дәваламый. Без органнарның эшчәнлеген төзәтәбез. Гади сүз белән әйткәндә, кинезиолог баш мие белән “сөйләшә”. Баш мие организм буенча барлык мәгълүматны саклый, шуңа күрә кинезиолог кешегә ярдәм итүнең иң кулай юлын сайларга тырыша.  Һәр кинезилогның эш тәҗрибәсе алымнары аерылып тора. Миңа төрле авырулы пациентлар килә: калкансыман биз авырулары, онкология, эмоциональ хәләт.  Менә сезнең белән очрашыр алдыннан гына бер пациентым эмоциональ хәләте начар булуын әйтте. Буын аша тест ясаганнан соң пациентның бөер өсте бизләре һәм калкан сыман биз эшчәнлегендә проблемалар булуы ачыкланды. 

– Күз тиюләрне дә сизеп ала аласыз икән. Анысы ничек соң?
– Бу минем шәхси күзәтүләремә нигезләнгән методика. Күз тиюләр кешенең меридианнар системасының эшчәнлегенә тәэсир итә. Ә менә меридианнарны без институтта өйрәндек инде. Күз тию, бозымны җиңел генә төзәтергә мөмкин, әгәр бу ниндидер сихер белән бәйле булмаса, әлбәттә. Сүз уңаеннан, йокы, ял режимы үзгәрү, дөрес тукланмау да, күз тию, бозым кебек үк эффект калдыра ала.   Сихер бит кеше тарафыннан махсус эшләнелгән зыян, шуңа күрә аны бетерү дә күпкә кыенрак. Минем тәҗрибәдә  андый 2 очрак булды. Берсе үзем белән иде. Иртән уянуыма аркама әнә кадалган төсле тоелды. Авыруларга да тест ясап карадым, барысы да яхшы. Күз тию, бозымнарны да тикшердем. Сихергә тест ясап карарга булдым, шунда ук күренде. Социаль челтәрләргә бу хәл турында язгач ук, бер ир-ат Магнитогорскидан приемга килеп җитте. Чыннан да, аңа сихер ясаган булганнар. 

- Авыру турында уйлап йөреп, аны үзеңә тартып буламы?
-  Сүзләр – безнең уйларыбызның дәвамы. Әйтелгән сүзләргә ДНКга кебек дулкын сыман структура хас. Безнең сүзләр дә, уйлар да эчке халәтебезгә, организмыбызга бик нык тәэсир итә ала, шуңа күрә кешенең эмоциональ нигезе белән дә эшлим. Без ышанган уйларыбызга көч бирәбез. Әмма сәламәтлеккә башка факторлар да тәэсир иткәнен онытмыйк. 

– Калкансыман биз белән бик күп проблемалар бар дип әйттегез. Ни өчен?
– Калкансыман биз – организмның дирижеры. Кемдер гомер буе гастрит, панкреатиттан интегә, ә аларның сәбәпчесе калкансыман биз эшчәнлеге бозылу да була ала бит. Кинезиолог булгач, организмда бөтен органнар  шуның кадәр бәйле булуына  инандым. Бу, чыннан да, үзенчәлекле система. Авырткан органны гына дәваларга кирәк булган очраклар минем тәҗрибәмдә бик аз. 

– Кинезиолог  кем булды соң ул? Кытай медицинасы да, остеопатия дә, нутрициология дә кушылган кебек. Сез анализлар бирергә киңәш итәсезме, аларны карыйсызмы?
– Үзем үткәргән диагностикага нигезләнеп эш  итәм. Әгәр кешеләр анализларын да алып киләсә, аларны да карыйм. Әмма гади анализлар күп вакытта организмда булган чын процесслардан артта кала яки критик күрсәткечләргә җиткәч кенә, авыру барлыгын күрсәтә. Быел мин үземдә онкология таптым, ул эле башланган гына булган. Шунда ук ВРТ (вегетатив-резонанс тестлау) язылдым. Чыннан да, онко-белок күрсәткече югары иде. Әмма дәвалануымны дәвам иттем. Ике атнадан соң янәдән ВРТга бардым, табиб: “Монда нәрсәдер булган, әмма әлегә зарарлы шешләр юк”, - дип әйтте. 

– Кинезиолог буларак, хәзер нинди авырулар аеруча еш очрый?
– Соңгы арада күп кенә пациентлар биохимиядән, организмда булган паразитлардан, зарарлы гөмбәләрдән дәваланалар. Хәлсез имунитетка паразитлар бик тиз ябышалар, шуңа күрә бар кешеләргә дә авырганчы ук сәламәтлекне кайгыртырга киңәш итәм. Организмны чистарту ысулларын халык үзе дә бик яхшы белә, әби-бабайлардан килгән халык алымнары күп бит. Мәсәлән, көн саен сарымсак суын, профилактика йөзеннән гранат кабыкларын пешекләп эчәргә мөмкин, әмма аның белән сак эш итәргә кирәк, бик көчле кайнатма була. Профилактика турында онытмагыз, зинһар.

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

3

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading