16+

«Сәламәт йөрәккә биш адым»

1. Кан басымын даими тикшереп тор. Кан басымын көн саен иртә-кич үлчәп, нәтиҗәләрне махсус көндәлеккә язып барырга кирәк. Бу очракта сез организмның һава торышына, психологик һәм физик йөкләмәләргә тәэсирен күзәтә аласыз. Кан басымы - 140/90нан артмаска тиеш. 2. Табиб язып биргән даруларны даими һәм үз вакытында кулланырга кирәк. - Кан...

«Сәламәт йөрәккә биш адым»

1. Кан басымын даими тикшереп тор. Кан басымын көн саен иртә-кич үлчәп, нәтиҗәләрне махсус көндәлеккә язып барырга кирәк. Бу очракта сез организмның һава торышына, психологик һәм физик йөкләмәләргә тәэсирен күзәтә аласыз. Кан басымы - 140/90нан артмаска тиеш. 2. Табиб язып биргән даруларны даими һәм үз вакытында кулланырга кирәк. - Кан...

1. Кан басымын даими тикшереп тор.
Кан басымын көн саен иртә-кич үлчәп, нәтиҗәләрне махсус көндәлеккә язып барырга кирәк. Бу очракта сез организмның һава торышына, психологик һәм физик йөкләмәләргә тәэсирен күзәтә аласыз. Кан басымы - 140/90нан артмаска тиеш.

2. Табиб язып биргән даруларны даими һәм үз вакытында кулланырга кирәк.
- Кан басымы югары булган кешеләрнең иртәләре дарудан башланырга тиеш. Ул ипи белән бергә өстәл түрендә торсын. Тозны бөтенләй алып атыгыз, ә борыч калсын. Гипертония - инфаркт, инсульт, тромбоз барлыкка китерүче иң куркыныч авыруларның берсе. Бер дару бөтен кешегә дә туры килә дигән сүз түгел бу. Дару кулланганнан соң кәефегез начар якка үзгәрсә, табибка әйтергә кирәк, - диде Адел Вафин.

3. Кандагы шикәр һәм холестеринны контрольдә тот.
Ач карынга глюкозаның нормасы - 5,5 ммоль/л, холестеринның нормасы - 5,2 ммоль/л булырга тиеш.

4. Авырлыгыңны нормада тот
Тән массасы индексын үлчәп торыгыз. Моның өчен авырлыкны буйга бүләргә кирәк. Мәсәлән, тән авырлыгы 54 килограмм, буе 170 сантиметрлы кешенең тән массасы индексын белү өчен башта 170 сантиметрны метрларга әйләндерәбез. Соңыннан 54 килограмны 1,7 метрга бүләбез. Тән массасының индексы 18,5 - 24,9дан артмаска тиеш.

Ит, бәрәнге, камыр ризыкларын киметергә, көненә 500 грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш итә министр.
- Республика халкы азык сүсләре һәм клетчатканы кирәгеннән 3-4 тапкыр азрак кабул итә. Көн саен мәҗлесләрдә өчпочмак, гөбәдияләр ашыйбыз, ә җиләк-җимешкә урын калмый. Һәр кич мин бүген нәрсә ашадым соң дип уйланырга кирәк. Мин экзотик җиләк-җимеш ашагыз дип әйтмим, үзебездә үскән алма, слива, чөгендер, кәбестә дә бик файдалы, - диде министр.

5. Җәяү йөрү - сәламәтлек чыганагы.
Спортзалга йөрергә, даими рәвештә физик күнегүләр ясарга вакытыгыз булмаса, күбрәк җәяү йөрергә тырышыгыз. Көненә 30-40 минут, ягъни 10 мең адым җәяү йөрер­гә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading