16+

Табиблар ни өчен яман шеш белән авыручылар артуына сөенә?

2023 елда 18 152 кешегә тәүге тапкыр яман шеш диагнозы куелган. Алдагы ел белән чагыштырганда, зәхмәтле чир 1102гә күбрәк кешедә ачыкланган.

Табиблар ни өчен яман шеш белән авыручылар артуына сөенә?

2023 елда 18 152 кешегә тәүге тапкыр яман шеш диагнозы куелган. Алдагы ел белән чагыштырганда, зәхмәтле чир 1102гә күбрәк кешедә ачыкланган.

Табиблар бу санны тарихи максимум дип атады. Әмма онкологик авыруларның күбрәк булуына көенергә түгел, сөенергә кирәк, ди алар. Чөнки бу саннар яман шеш белән авыручылар артуы хакында түгел, белгечләрнең чирне ачыклауда яхшы эшләве нәтиҗәсе. Ә яман шеш никадәр иртәрәк ачыкланса, кеше гомерен саклап калудагы нәтиҗәлелек шулкадәр яхшырак. 

Татарстанның онкология хезмәте планлы күрсәткечләрне тулы күләмдә үтәде, дип белдерде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов. Әйтик, узган елда башлангыч стадиядә (1-2нче стадиядә) ачыкланган яман шешләр саны 63,2 процент тәшкил иткән. Исәптә 5 һәм аннан күбрәк ел торучылар өлеше 60,1 процент, бер ел эчендә якты дөньядан китеп баручылар 19,3 процент булган, дип, моны дәлилләгән саннарны китерде ул. Аның сүзләренчә, һәр күрсәткеч буенча алдагы ел белән чагыштырганда үсеш күзәтелә. 

-    Кызганычка, әле беркем дә яман шешне дәвалый торган тылсымлы даруны уйлап тапмады. Шуңа күрә сәламәтлек саклау системасы ике стратегия буенча эш итә. Беренчедән, бу яман шешне башлангыч стадиядә ачыклау һәм аларның терелүен тәэмин итү. Икенчедән, инде үсеш алган стадиядә билгеләнгән авыруларны хроник төргә күчерү, кешенең озаграк яшәвен тәэмин итү, - дип белдерде Эдуард Нагуманов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading