16+

Республикада 500 меңнән артык кеше диспансеризация узган

Табылган авыруларның 30 проценты йөрәк-кан тамыры системасына бәйле.

Республикада 500 меңнән артык кеше диспансеризация узган

Табылган авыруларның 30 проценты йөрәк-кан тамыры системасына бәйле.

Узган ел республикада 544870 кеше диспансеризация үткән. Табиблар аларда 106207 авыру ачыклаганнар, ә бу исә һәрбер бишенче кеше дигән сүз. Әлеге саннар Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә китерелде.

Аңлашыла, агымдагы елның йөрәк-кан тамыры авыруларына каршы ел булып игълан ителүе дә юкка түгел. Коллегия алдыннан теләгән кешенең кан басымын үлчәделәр, шул исәптән министр Адел Вафинныкын да.

- Кан басымым 150/90, бераз югары, әмма бу аңлашыла да. Чыгыш алдыннан бераз дулкынланам. Ике сәгатьтән кабат соң үлчәсәм, күрсәткеч башка булачак дип ышанам, - дип аңлатты ул кан басымының бераз югары булуын. - Соңгы бер атна эчендә бер килога ябыктым. Моның өчен махсус нәрсәдер эшләргә кирәкми, бары тик дөрес тукланырга, көненә биш чакрым җәяү йөрергә, кичке җидедән соң ашамаска кирәк. Болар барысы да йөрәк-кан тамыры системасы өчен файдалы. Тән авырлыгының һәрбер артык килограммы - кан басымының бер миллиметрга югары булуы дигән сүз. Шуңа да тән авырлыгын, кан басымын, кандагы холестерин һәм шикәр дәрәҗәсен тикшереп торырга кирәк.

Ел нәтиҗәләренә килгәндә, сәламәтлек өлкәсендә уңышлар да, җитешсезлекләр дә булган. 2014 елда яңа туган балалар саны, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 173 сабыйга арткан. Яңа туганнарның үлем очраклары да 7,3 процентка кимегән. Аналар үлеме күрсәткече исә 17 процентка азайган. Шулай ук юл-транспорт һаләкәтләреннән, туберкулездан, инфаркт-инсульттан үлүчеләр саны да бераз кимегән. Бу уңайдан Сәламәтлек саклау министрлыгының алдагы елга планнарның берсе - республикада гомер озынлыгын арттыру. Моны министр илкүләм идеягә әверелдерү бурычы куйды.

Кадрлар мәсьәләсе бүгенге көндә дә актуаль. Республикага табибларны җәлеп итәр өчен ике программа эшли. Алар буенча 250 белгеч эшкә алынган.
200 белгеч 500 мең күләмендә грантлар бирү программасын откан. Шуларның 133е Татарстанга Россиянең башка төбәкләреннән килгән. Авыл җирлекләрендә эшләүчеләргә грант программасы буенча 48 белгеч эшкә кабул ителгән. Бүгенге көндә 700 кеше декрет ялында икән. Балалар бакчаларында урын белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителсә, кадрларга ихтыяҗ кимеячәк, дигән фикердә Адел Вафин.

Фото www.kazved.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading