16+

Татарстанда беренче урында юан эчәк рагы тора

Бүген Татарстанда һәр 35нче кешедә яман шеш очрагы ачыклана. Бу авыруны кисәтү, дәвалау турында “Татар информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Татарстанда беренче урында юан эчәк рагы тора

Бүген Татарстанда һәр 35нче кешедә яман шеш очрагы ачыклана. Бу авыруны кисәтү, дәвалау турында “Татар информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Авыруны беренче стадияләрендә ачыклау күп очракта яман шешне дәваларга ярдәм итә. Тик, халык моңа җитди карамый, – дип саный Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов. Былтыр алдагы еллар белән чагыштырганда онкология хезмәтенә мөрәҗәгать итүчеләр 2500 кешегә азрак булган. Әмма, бу авыручылар кимегән дигән сүз түгел. Табиблар моны пандемия сәбәпле булды, дип саный. Онкология хезмәте коронавирус аркасында бер көн дә эшен туктатмаган анысы, әмма, диспансеризация узучылар, хастаханәгә үзләре килүчеләр азрак булган. Эдуард Нагуманов әйтүенчә, диспансеризация – ракны башлангыч стадиядә ачыклауның иң ышанычлы юлы.

Татарстанда онкология диспансерында 110 мең кеше исәптә тора. Иң еш очрый торган рак төрләре: юан эчәк рагы (13 процент), тире рагы (12,1 процент), күкрәктәге яман шеш ( 11,9 процент). Авырулар килеп чыгу еш кына кешенең яшәү рәвешенә, туклануына бәйле. Шуңа да табиблар яман шешне кисәтү чараларын күрергә, вакытында медицина тикшерүе узарга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш итә.

Яман шешне кисәтү өчен 10 киңәш:

1. Дөрес туклан: яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бир.

2. Начар гадәтләрдән арын: тәмәке тартма, спиртлы эчемлекләрне чамасын белеп куллан.

3. Диспансеризация уз.

4. Үзеңә карата игътибарлы бул, үзгәреш тоясың икән, моңа кадәр күренмәгән миңнәр, шешләр абайласаң, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать ит.

5. Химия товарлары белән эшләгәндә саклык чараларын куллан.

6. Артык гәүдә авырлыгын булдырмаска тырыш. Ешрак хәрәкәтлән.

7. Юк-бар өчен борчылма, депрессияләрдән саклан.

8. Эш белән ялны аралаштырырга өйрән.

9. Җитәрлек йокла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading