16+

Татарстанда Дәүләт хезмәтләре порталы аша COVID-19ка каршы вакцинациягә язылу башлана

Татарстанда СОVID-19 вакцинациясе темпларын арттырырга ниятлиләр. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев хәбәр итте.

Татарстанда Дәүләт хезмәтләре порталы аша COVID-19ка каршы вакцинациягә язылу башлана

Татарстанда СОVID-19 вакцинациясе темпларын арттырырга ниятлиләр. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев хәбәр итте.

Альмир Абашев сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә каршы ясалучы  вакцинациянең 57 пункты ачылган, шул исәптән 12се - Казанда һәм 2се - Чаллыда, 1се - Әлмәттә.
"Бу вакцинация процессының үзенчәлекләре, дөресрәге, маршруты һәм вакцина саклау белән бәйле. Моңа шактый кырыс таләпләр куела. Хәзер учреждениеләрдә булган вакцинаны (сүз "Спутник V" турында бара) минус 18 градуста саклау таләп ителә. Һәр флаконда 5 доза бар, бу 5 кешегә вакцина ясау өчен җитә. Шуңа күрә хәзер безнең әлегә 57 вакцинация пункты гына бар, - дип аңлатты министр урынбасары.

Шуның белән бергә, Альмир Абашев искәрткәнчә, РФ Президенты Владимир Путинның 13 гыйнварда булган белдерүеннән соң, илдә массакүләм вакцинация башланды. Ул вакытта Владимир Путин барлык россиялеләргә массакүләм вакцинация ясый башларга һәм моның өчен кирәкле инфраструктураны һәм вакцинация графигын әзерләргә кушты.
"Без вакцинациянең мөмкин булган пунктларының санын арттырачакбыз. Бу һәр территориаль поликлиникада эшләнәчәк, анда беркетелгән халык һәм прививка кабинетлары булган урыннарда, - дип ышандырды ул. - Оешмалардагы коллективларны вакцинацияләү өчен күчмә бригадаларның эше дә җайга салыначак. Вакцинация ил буйлап киң колач алачак. Һәр медицина оешмасы сайтында телефоннарны табарга була, алар буенча шалтыратып COVID-19 вакцинациясенә язылу мөмкинлеге бар. Вакцина китерелү белән, сезне процедураны уздыру өчен чакырачаклар", - дип мөрәҗәгать итте табиб. Аның сүзләренчә, инде 18 гыйнвардан Дәүләт хезмәтләре порталы аша прививка кабинетларына язылу сервисы эшләтелеп җибәреләчәк.

"Поликлиника сайтында күрсәтелгән телефон номерын җыярга һәм язылып карарга кирәк. Эш шунда ки, хәзер файдалана алырлык вакциналар күп түгел, - дип аңлатты ул. - Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылу мөмкинлеге чыннан да массакүләм вакцинация башлангач, халык вакцинациягә булган ихтыяҗны тоя башлагач, безнең учреждениеләрдә вакцинаның күләме дә җитәрлек булачак. Әмма портал аша язылу өчен бердәнбер мөмкинлекләр инде дүшәмбедән булдырылачак".

Альмир Абашев хәбәр иткәнчә, COVID-19 вакцинасы шәхси клиникаларга да китереләчәк.
"Вакцина тулысынча бушлай. Беркем дә кешедән процедура яки вакцина бәясе өчен түләттерергә тиеш түгел - бу законсыз. Вакцина һәр кешегә бушлай мөмкин булачак. Һәм вакцина алу уңайлылыгы вакыт узу белән артачак ", - дип ышандырды ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading