16+

Татарстанда киләсе атна-коронавирустан бердәм саклану атнасы

Россия Федерациясендә киләсе атна эш атнасы түгел. Хезмәт хакы сакланылып, 28 марттан 5 апрельгә кадәр-ял көннәре. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тәкъдимендә, бу коронавируска каршы тору чарасы буларак кабул ителде.

Татарстанда киләсе атна-коронавирустан бердәм саклану атнасы

Россия Федерациясендә киләсе атна эш атнасы түгел. Хезмәт хакы сакланылып, 28 марттан 5 апрельгә кадәр-ял көннәре. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тәкъдимендә, бу коронавируска каршы тору чарасы буларак кабул ителде.

Кемнәр-эштә, кемнәр-өйдә

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева 26 мартта Министрлар Кабинетында онлайн режимда узган матбугат конференциясендә:”Киләсе атнада эшләмәү сәламәтлек саклау максатында кулланыла. Эш бирүчеләр үз хезмәткәрләренең сәламәтлеген кайгырту йөзендә, эшчәнлекләрен  туктатып торырга тиешләр. Яшәешне тәэмин итә торган предприятиеләр һәм хезмәтләр эшләрен туктатмый”,-диде.

Каникул 12 апрельгә кадәр

Мәктәпләрдә каникул 12 апрельгә кадәр озынайтыла. Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, спорт һәм күңел ачу секцияләрендә, сәнгать һәм музыка мәктәпләрендә (нинди ведомствода булуларына карамастан) каникул шулай ук 12 апрельгә кадәр озынайтыла.
Ләйлә Фазлыева әйткәнчә, балалар бакчалары эшли. “Ата-аналары өйдә булганнар балаларын бакчага китерми, ә эшкә чыгарга тиешле булган ата-аналар балаларын бакчага китерә”,-диде ул.

Сәүдә үзәкләре

Рестораннар һәм кафелар да эшли, ләкин аларга тукланырга кергән кешеләр саны 20дән артырга тиеш түгел. Кальян барлары һәм төнге клублар эшчәнлеге чикләнде.

-Рестораннарда һәм кафеларда дезинфекция чаралары күрү сорала, кул юу һәм антисептик белән эшкәртү мөмкинелеге тудырылырга, сабын булырга, кешеләр кубып киткәннән соң, өстәл антисептик белән сөртелергә тиеш. Җәмәгать туклануы предприятиесендә хезмәткәр авыру булырга тиеш түгел, аны өенә дәваланырга кайтарып җибәрү таләп ителә,-диде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

Сәүдә үзәкләренең азык-төлек кибете һәм даруханә бүлекләре эшли, ә  башка бүлекләре 28 марттан 5 апрельгә кадәр ябып торыла.

Авырыйбызмы-тереләбезме?

Марина Патяшина әйткәнчә, Татарстанда 10 кешедә коронавирус авыруы ачыкланган. Чит илләрдән кайткан 14 мең кеше изоляциядә утыра.
-Чит илдән кайткан кеше 14 көн дәвамында өйдә карантинда утырырга тиеш. Ул кешенең аерым бүлмәдә торуы, медицина макскасыннан булуы, аерым савыт-саба куллануы, гаиләдәгеләр һәм башка кешеләр белән аралашмавы зарур. Чит илдән кайткан кеше шунда ук “Кайнар элемтә” телефонына чылтыратып теркәлергә һәм карантин таләпләрен катгый үтәргә тиеш. Әгәр кеше җәмәгать урыннарына чыгып йөрсә, аңа штраф салына, әгәр кабат-кабат чыгып йөрсә, җинаять эше кузгатыла,-дип кисәтте Марина Патяшина.


-Киләсе атна бәйрәм атнасы түгел, ә коронавирустан саклану атнасы, шунлыктан җаваплылык сорала. Фитнес клубларга бармаска кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкны медицина маскалары һәм антисептиклар белән тәэмин итүне яхшыртырга кушты. Хәзер республикадагы 16 оешма берничә мәртәбә кулланышка яраклы макса тегә башлады, антисептиклар җитештерү арттырылды. Якындагы көннәрдә мәсьәлә хәл ителәчәк, кытлык бетереләчәк,-дип ышандырды Ләйлә Фазлыева.


Ләйлә Фазлыева төшенкелеккә бирелмәскә чакырды, “Зенит” командасы уенчысының сәламәтләнеп чыкканлыгын мисал итеп китерде. “Зенит-Казан” командасы спортчысы Эрвин Нгапет коронавирустан Республика клиника йогышлы авырулар сырхауханәсендә дәваланган, сәламәтләнеп чыккан.

Өлкәннәр өйдә утырыгызчы!

Ләйлә Фазлыева 65 яшь һәм аннан өлкәннәрне җәмәгать урыннарына чыгып йөрмәскә чакырды. “Волонтерлар төркемнәре оештырылды. “Кайнар элемтә” телефоннарына чылтыратып, гозерне әйтергә кирәк, волонтерлар булышачак. Яшьләр өлкәннәргә ярдәм итсә, шулай ук яхшы булыр иде”,-диде ул.
Марина Патяшина искәрткәнчә, коронавирус өлкән яшьтәгеләр өчен аеруча куркыныч. Карантинда утырган кешеләрнең өлкән яшьтәгеләр белән аралашуы өлкәннәр сәламәтлегенә куркыныч тудыра.

«Кайнар элемтә» телефоннары

(843) 231-20-70-Сәламәтлек саклау министрлыгы;
(843) 296-02-24-Роспотребнадзор;
8-800-222-59-00 телефоны көн саен 7.30-8.00 сәгатьләрдә эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading