16+

Татарстанда коронавирус буенча "кайнар линия" эшли башлады

Татарстанда коронавирус буенча "кайнар линия" җибәрелде. Ул авыру очраклары теркәлгән территориядән кайтучылар өчен эшли.

Татарстанда коронавирус буенча "кайнар линия" эшли башлады

Татарстанда коронавирус буенча "кайнар линия" җибәрелде. Ул авыру очраклары теркәлгән территориядән кайтучылар өчен эшли.

Аңа инде иллеләп шалтырату килгән. Шул ук вакытта бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы пандемия белән яңа коронавирус инфекциясен игълан итте.

 Россиядә вәзгыять тотрыклы булып кала. Бүгенге иртәдә вирус 28 кешедә табылган. Аларның икесе - кытайлылар, инде күптән терелгәннәр. Калганнары - Италиядән очып килүчеләр. Ил эчендә йоктыру очраклары юк.
 

Шулай ук «таҗлы вирус»тан зыян күргән илләргә авиаочышларны чикләү турындагы карар кабул ителгән. Бу Италия, Франция, Испания һәм Германия.

Италиялеләргә Россиягә виза бирүне вакытлыча тыю кертелгән. 

Белгечләр гигиенаны сакларга - даими рәвештә кулларны юарга һәм күзләргә, авызга һәм борынга пычрак куллар белән тимәскә дип киңәш бирә. Сәламәтлегең. тән температурасы турында язу булдырырга һәм даими рәвештә аңа күзәтүеңне язып барырга кирәк.

ОРВИ симптомнары барлыкка килгәндә өйдә калырга һәм бу хакта кичекмәстән табибларга хәбәр итү мәслихәт.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading