16+

Татарстанда тагын бер кешедә коронавирус ачыкланган

Татарстанда коронавирус белән авыручы тагын бер кеше ачыкланган. Иң күп кеше Мәскәүдә авырый, анда 290 кеше исәпләнә.

Татарстанда тагын бер кешедә коронавирус ачыкланган

Татарстанда коронавирус белән авыручы тагын бер кеше ачыкланган. Иң күп кеше Мәскәүдә авырый, анда 290 кеше исәпләнә.

Пациент авыруны Аргентинадан алып кайткан, Татарстанга ул SU1278 рейсы белән кайткан.

Авыру йогышлы авырулар хастаханәсендә табиблар күзәтүе астында, үзен яхшы хис итә, дигән агентлыкка Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Авыру белән бер рейста кайткан пассажирлар коронавируска тикшерелгән.

Россиядә коронавирус белән авыруның тагын 57 очрагы теркәлгән. Ил буенча барысы 495 кешедә коронавирус диагнозы куелган, дип хәбәр итә стопкоронавирус.рф. Авырудан 22 кеше дәваланган.

Иң күп кеше Мәскәүдә авырый, анда 290 кеше исәпләнә. Мәскәү өлкәсендә – 35, Санкт-Петербургта – 21, Свердловск өлкәсендә – 13 кеше.

Бу хакта “Татар-информ” яза.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading