16+

Татарстанда яңа чикләү чаралары кертелерме?

Көн саен ачыклана торган СОVID-19 очракларының үсеш темпы 0,4 процент тәшкил итә.

Татарстанда яңа чикләү чаралары кертелерме?

Көн саен ачыклана торган СОVID-19 очракларының үсеш темпы 0,4 процент тәшкил итә.

Татарстанда әлеге йогышлы авыруның яңа очраклары арту темпы 0,4 процент тәшкил итә. Бу чикләү чаралары кертеләчәк дигәнне аңлатмый, дип белдерде ТР Роспотребнадзор башлыгы Марина Патяшина.

"Әлеге саннар ниндидер чикләү чаралары кертүгә китерми. Күрсәткечләрнең кискен рәвештә арту очраклары сизелми. Ягъни, бездә үсеш 0,6% булачак һәм ниндидер чикләү чаралары кертәчәкбез дип әйтә алмыйм. Юк, сүз ул хакта түгел. Без яңа очракларның  бик аз гына артуы турында сүз алып барабыз. Алар, шөкер, күп түгел, 5-6 очрак", - диде Патяшина.

Чикләүләр кертү өчен ниндидер билгеле бер күрсәткеч юклыгын да ассызыклады санитар табиб.

Республикада коронавирусның киң таралуы күзәтелми, төркемнәрдә ачыкланган ковид учаклары юк. 

"Мәгариф учреждениеләрендә коронавирус ачыклану исә, ул - бердәнбер очраклар. Шуңа күрә бүген, килешегез, 22-31 авыру очрагы - үзизоляция режимына яки чикләү чаралары режимына кайту өчен сәбәп түгел. Һәм моңа барып җитәрбез дип тә уйламыйм», - диде Патяшина. 

Баш санитар табиб әйтүенчә, ковидлы авырулар белән сөйләшү барышында күбесенең шәхси яклау чаралары кулланмаганлыгы ачыклана. "Бүген билгеләнгән профилактика чараларының барысы да нәтиҗәле, алар эшли һәм алардан файдаланырга кирәк. Гражданнарның аңлы булуы, эш бирүчеләрнең без куйган таләпләргә үтә дә җаваплы караулары мөһим, һәммәбезне дә маскаларның безнең белән озакка булуына тагын бер кат ышандырырга, инандырырга кирәк. Һәрхәлдә, ел ахырына кадәр! Бу инде төгәл", - диде Марина Патяшина.

Шулай ук, моңарчы Казанда бер атна эчендә 9 мәктәптә сыйныфлар карантинга ябылганлыгы турында хәбәр иткән идек

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading