16+

Татарстанлыларның иммун паспортлары булырмы?

Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор Татарстанда "ковидка каршы" паспортлар кертү идеясен бәяләде.

Татарстанлыларның иммун паспортлары булырмы?

Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор Татарстанда "ковидка каршы" паспортлар кертү идеясен бәяләде.

Татарстанда коронавируска каршы вакцинацияләнгән һәм әлеге чир белән авырган кешеләр өчен "антиковид" паспортларын кертү планлаштырылмый. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков белдерде.

"Вакцинация хәзерге вакытта ирекле булып тора. Бүгенге көндә безгә бу вакцинацияне үткәрү мөһим, аны бөтен кеше дә ясата алсын, ул сыйфатлы итеп башкарылсын өчен тиешле мөмкинлекләр тудыру - безнең төп бурычыбыз. Ә калган сораулар, бу урында иммун паспортлары булдыру - ярашсыз. Киләчәктә, бәлкем, әлеге мәсьәләне карарбыз, әлбәттә инде федераль йөкләмәләр килсә. Хәзер безнең алдыбызда мондый мәсьәлә тормый ", - дип җавап бирде Жаворонков.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина шулай ук Татарстанда иммун паспортларын кертергә җыенмауларын раслады.
"Бер сорауга искәрмә ясарга теләр идем, коронавируска каршы вакцина ясаттык та, шуның белән маскалар, саклану чаралары турында оныттык дигән сүз түгел әле бу. Бүгенге көндә вакцина кадатканнар өчен өстенлекләр юк һәм әлегә кертелмәячәк тә ...  ", - дип белдерде Авдонина.

Белгеч билгеләп үткәнчә, бүгенгә профилактик прививкалар сертификаты бар, ул 2005 елдан бирле гамәлдә, аңарга барлык прививкалар языла, шул исәптән коронавирустан ясатылган вакцинация дә кертеләчәк. Авдонина билгеләп үткәнчә, билгеле бер прививкалар мәҗбүри булган һөнәрләр исемлеге бар.

Билгеле булганча, 5 февральдән "ковидка каршы паспорт"ларны Башкортстанда кертергә планлаштыралар. Документны коронавирус белән авырган гражданнар һәм вакцина ясаткан кешеләр алырга мөмкин. Әлеге документ буенча кибет, җәмәгать туклануы һәм хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә ташламалар алырга мөмкин булачак. Шулай ук "антиковид паспорты" хуҗасы югары әзерлек режимы таләпләрен үтәмәсә дә була.
Теркәү процессында паспорт алу өчен гражданның катнашуы таләп ителми – моның белән медицина учреждениеләрендә белгечләр шөгыльләнә, әмма паспорт алырга теләгән кешеләргә дәүләт хезмәтләре порталында аккаунт булдырырга кирәк. Шулай ук аны кәгазь формада да алырга мөмкин.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

Анна АРАХАМИЯ фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading