16+

Татарстаннан Гыйматдиновлар гаиләсе 160 литр кан тапшырган

Әлмәттә яшәүче Гыйматдиновлар гаиләсе «Россиянең иң яхшы доноры-2016» XIII Бөтенроссия конкурсының «Донорлар династиясе» номинациясендә җиңгән.

Татарстаннан Гыйматдиновлар гаиләсе 160 литр кан тапшырган

Әлмәттә яшәүче Гыйматдиновлар гаиләсе «Россиянең иң яхшы доноры-2016» XIII Бөтенроссия конкурсының «Донорлар династиясе» номинациясендә җиңгән.

Бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән кан һәм аның компонентларын тапшырган 267 кеше катнашкан.

Бертуган Фәридә, Әлфрит, Альберт һәм Роберт Гыйматдиновлар соңгы 32 елда җәмгысы 323 тапкыр кан тапшырган. Әлеге матур үрнәкне аларга әниләре Кәүсәрия Гыйматдинова биргән. Ул күп еллар дәвамында донор булып торган. Кәүсәрия апага бүген - 80 яшь, балаларының да аның юлыннан китүләренә, кешеләргә карата миһербанлы булуларына сөенеп туя алмый. «Кешеләргә ярдәм итү эшендә төп үрнәк - әниебез», - ди бертуган Гыйматдиновлар. Ир туганнарның өчесе дә 2004 елдан бирле Россиянең мактаулы донорлары. Бертуганнар тапшырган гомуми кан күләме 160 литр тәшкил иткән, шуның 110 литрын Әлфрит Гыйматдинов биргән. Ул - 1984 елдан бирле донор.


- Бер кызга ярдәм кирәклеген ишеттем дә кан бирергә булдым. Аның исән калуына, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән үземнең шуңа сәбәпче булуыма сөендем. Шуннан соң даими донорга әверелдем. Дөньяда бер генә тапкыр яшибез, әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы, ярдәмчел булырга кирәк. Кемгәдер кирәк булуыңны тою - зур бәхет бит ул. Алга таба да исәнлегем булып, кан тапшырып торырмын дип уйлыйм. Конкурста җиңүче булуыбызга да шатландык. Районыбыз башлыгы Айрат Хәйруллин Россия трансфузиологлар ассоциациясе дипломын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, рәхмәт, безне онытмыйлар, - дип сөйләде безгә Әлфрит Гыйматдинов.


Әлмәт кан үзәгенең донорлар бүлеге мөдире Роза Скриганова сүзләренчә, бу район өчен генә түгел, Татарстан өчен дә зур җиңү. Әлмәт районында барысы 406 мактаулы донор исәпләнелә. Алар арасында Гыйматдиновлар иң күп кан тапшыручы гаилә булып санала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading