16+

Теш агарттыңмы – тартма!

Гади дә, шул ук вакытта күбебез үтәми торган тешләрне саклау чараларын Республика стоматология шифаханәсенең баш табибы Ләйсән Моратова безнең исебезгә төшерә.

Теш агарттыңмы – тартма!

Гади дә, шул ук вакытта күбебез үтәми торган тешләрне саклау чараларын Республика стоматология шифаханәсенең баш табибы Ләйсән Моратова безнең исебезгә төшерә.

– Теш табибына еш күренеп торырга кирәкме?
– Елына ике тапкыр стоматологка бару мәҗбүри. Бу кариесны һәм авыз куышлыгының лайлалы тышчасы авыруын иртә срокларда ачыклау өчен кирәк.

– Профилактик тикшерү алдагысыннан нәрсәсе белән аерыла?
– Профилактик тикшерү кешенең яшенә бәйле. Мәсәлән, яңа туган балалар инде бер айда бу тикшерүне узарга тиеш. Әлеге очракта теш табибы тумыштан килгән патологияләрне ачыклый, теш системасы торышын, уртларның халәтен карый, баланың ничек имүенә игътибар итә. Аннары ел саен балаларны стоматологка күрсәтеп торырга кирәк.
Ә өлкәннәрнең профилактик тикшерүе авыз куышлыгы, тешләр, лайлалы тышча, шеш авыруларын ачыклау максаты белән лимфатик төеннәр, аскы һәм өске казналарның бер-берсенә туры килүен карауны үз эченә ала. Ягъни профилактик тикшерү – ул комплекслы чара.

– Стоматологиядә махсус аппаратлар ярдәмендә тешләрне чистартырга ярыймы?
– Әлеге процедураны елына ике тапкыр үткәрергә киңәш ителә. Брекетлар киючеләргә һәм тәмәке тартучыларга – ешрак. Ләкин тиешледән артык мавыгырга ярамый.

– Теш агартуның төрле ысуллары бар. Бу чара тешләр өчен зыянлы түгелме?
– Өй шартларында үткәрелә торган һәм профессиональ агарту бар. Өйдә куллана торган агарту препаратлары буенча да табиб белән киңәшләшү кирәк. Эмаль артык сизгер, пародонт авырулары булганда әлеге процедураны үткәрергә ярамый. Тешләрне агарткан очракта, берникадәр вакыт тәмәке тартудан, төсе йога торган ризыклардан тыелып тору кирәк.

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading