16+

Тибет медицинасы табиблары «Шәһри Казан»га килә: сорауларыгыз булса, юллагыз!

Авырган килеш бер табибтан икенчесенә йөрүләр, әле бер, әле икенче белгечне көтү, бер-бер артлы дистәләгән анализлар тапшыру... Моның аша кем генә үтмәгән икән?

Тибет медицинасы табиблары «Шәһри Казан»га килә: сорауларыгыз булса, юллагыз!

Авырган килеш бер табибтан икенчесенә йөрүләр, әле бер, әле икенче белгечне көтү, бер-бер артлы дистәләгән анализлар тапшыру... Моның аша кем генә үтмәгән икән?

Күп вакыт авыру сәбәпләрен тирәннән эзлибез, тиз генә сәламәтләндерә торган уколлар, дарулар табарга тырышабыз. Бер органны дәвалыйм дип, икенчесенә зыян салына, организм таушала, хроник авырулар безнең белән яши башлый. Югыйсә үз организмыңны аңларга, тыңларга тырышу, аңа нәрсә артык, нәрсә ким икәнен ачыклау, яшәү рәвешенең тискәре якларын билгеләү иң беренче чиратта булырга тиеш. Бар да бик катлаулы һәм шул вакытта бик гади дә. Тибет медицинасының асылында да нәкъ менә шушы хакыйкать ята.

Ни өчен тибет медицинасы?

1. Ул авыруның үзен түгел, аның сәбәп­ләрен дәвалауга юнәлдерелгән.
2. Төп максаты - авырудан котылырга ярдәм итүдән тыш, организмны тулаем дәвалау.
3. Химия, гормоннар, операция ысулы белән дәвалау каралмаган.
4. Бары тик табигый чимал гына кулланыла.
5. Кешенең җанын, тәнен, акылын сә­ла­мәтләндерүгә омтылу.

Насунов Санал Юрьевич, Тибет медицинасы табибы, медицина фәннәре кандидаты. Остеохондроз, умыртка баганасындагы бүсер, сколиоз, артроз, артрит, нев­рология авыруларын дә­валау буенча белгеч:


- Тибет медицинасы умыртка баганасы кешенең физик, психо-эмоциональ халәтен билгели дигән асылдан чыгып эш итә. Күп вакыт умыртка баганасы, беренче карашка, аңа бәйле булмаган авыруларның килеп чыгуына да сәбәпче була. Бу - бронхит, бронхиаль астма, нейродермит, экзема, невроз, сидек юллары авырулары, бала таба алмау, йөрәк чирләре. Безнең умыртка баганасын дәвалау методикабыз тулы бер комплекстан гыйбарәт, бары тик шул вакытта гына яхшы нәтиҗәгә ирешеп була. Мануаль терапия, биологик актив нокталарга басып бөтен гәүдәгә массаж ясау, банкалар белән вакуум-терапия уздыру, энә кадау, әремнән ясалган таякчыкларны җылытып акупунктур нокталарга тәэсир итү, үлән чәйләре - болар без куллана торган дәвалау алымнарының кайберләре генә. Әлеге процедуралардан соң мускул тонусы нормага килә, умыртка сөягенен хәрәкәтчәнлеге, кан йөреше, эчке органнарның һәм тән тукымасының нерв белән тәэмин ителеше, аның эшчәнлеге яхшыра. Клиникага килгән һәр кеше өчен аерым дәвалау ысуллары билгеләнә, без сезне тыңларга, аңларга ярдәм итәргә әзер.



«Наран» клиникасында төрле авыруларны дәвалауның дистәләгән ысуллары бар. Күп төрле массажлар, төрле нокталарга тәэсир итү, энә кадау, сөлек салу, үлән чәйләре, табигый майлар...


Тибет медицинасына нигезләнеп эш­ләүче «Наран» клиникасы Россиядә 1989 елдан бирле эшли. Татарстанда да шул елда ук ачыла, бүгенге көндә Казан шәһәренең Пушкин урамы, 56 В йортында урнашкан.

Телефоннары:

8 (843) 240-00-30, 249-00-31.

25 октябрь, 2017 14.00-15.00 сәгатьтә «Шәһри Казан» редакциясендә «Наран» клиникасы табиблары белән туры элемтә оештырыла. Сезне борчыган барлык сорауларга тәҗрибәле белгечләр җавап бирәчәк. Сорауларны алдан биреп куярга да мөмкин. «Наран» клиникасы табиблары аларның берсен дә җавапсыз калдырмаячак.

Турыдан-туры элемтә өчен телефон номерлары: 8 (843) 562-50-12, 8 (917) 851-69-62

Каршы йогынтысы булуы ихтимал. Алдан белгеч белән киңәшләшү сорала.

Реклама

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading