16+

Туберкулез стресс сәбәпле килеп чыга

Коронавирустан куркып, арабызда булган башка йогышлы авыруларга игътибар кими сыман. Әйтик, туберкулез – илдә үлемгә китергән, иң еш очрый торган 10 сәбәпләрнең берсе. Туберкулездан былтыр республикада 107 кеше вафат булган.

Туберкулез  стресс сәбәпле килеп чыга

Коронавирустан куркып, арабызда булган башка йогышлы авыруларга игътибар кими сыман. Әйтик, туберкулез – илдә үлемгә китергән, иң еш очрый торган 10 сәбәпләрнең берсе. Туберкулездан былтыр республикада 107 кеше вафат булган.

Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Анна Алешина  әйтүенчә, 2000 елдан алып Татарстанда бу авыруны 6-7 процентка киметә алганнар. Ләкин шуңа да карамастан, республиканың сигез районында – Әгерҗе, Теләче, Яшел Үзән, Биектау, Әлки, Нурлат, Бөгелмә һәм Чистайда авыру очраклары 1,2-2 тапкырга арткан. Туберкулез белән, гадәттә, 18-49 яшьлекләр авырый.

Былтыр республикада 37 балада әлеге авыру ачыкланган. Республика  туберкулезга каршы клиник диспансерның баш табибы Алексей Алексеев әйтүенчә, Россиядә яшәүче халыкның 100 процентына 30 яшенә җиткәндә микробактерияләр йоккан була. Бу бактерияләр ныгып китәр өчен тиешле шартлар булганда, авыру барлыкка килергә мөмкин.
– Элек туберкулезга китергән сәбәпләр ачлык-­ялангачлык булса, хәзер ашарга ризык бар, әмма ул – сыйфатсыз. Яшәү шартлары да зарланырлык түгел, ләкин кеше еш кына стресс кичерә. Бу – авыруга китерә торган төп сәбәпләрнең берсе, –  ди Алексей Алексеев.
 Туберкулез да, коронавирус кебек, һава аша күчә. Табиб: «Дөрес төчкерү, йөткерү дә мөһим», – ди. Авыру кеше төчкергән очракта микобактерияләр, 1-6 метр радиуста таралып, 2-3 квадрат метр мәйданны зарарларга мөмкин икән.

Авыру кеше, какырганда, тәүлегенә 15 миллионнан алып 7 миллиардка кадәр бактерия бүлеп чыгара.  Шуңа да, авырган кеше медицина битлеге киеп йөрергә тиеш. Авыруны кисәтү өчен, кешегә ике елга бер тапкыр булса да флюорографиягә төшәргә кирәк.

Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында авыруны тикшереп тору өчен диаскин тест, манту ясыйлар.
Быел Бөтендөньяда туберкулезга каршы көрәш көнен «Вакыт җитте!» дигән шигарь астында уздырдылар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2030 елга туберкулезны тулысынча җиңәргә ниятли.

Фото:pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading