16+

Тупыл мамыгына чыдамасаң, битлек ки!

Шәһәр, авыл урамнарына кыш килгән, диярсең. Бөтен дөнья ап-ак. Хәер, аклыгы гына күңелне күтәрми. Һавада бөтерелеп-бөтерелеп очкан, җирне каплаган тупыл мамыгы бер дә яңа яуган ак карны хәтерләтми. Ә халык өчен төрле уңайсызлыклар гына тудыра.

Тупыл мамыгына чыдамасаң, битлек ки!

Шәһәр, авыл урамнарына кыш килгән, диярсең. Бөтен дөнья ап-ак. Хәер, аклыгы гына күңелне күтәрми. Һавада бөтерелеп-бөтерелеп очкан, җирне каплаган тупыл мамыгы бер дә яңа яуган ак карны хәтерләтми. Ә халык өчен төрле уңайсызлыклар гына тудыра.

Күпләр аны аллергиклар өчен бик зыянлы, дип саный. Ләкин бу дөреслеккә туры килеп бетми, ди, җәмәгать. Тупыл мамыгы, киресенчә, сәламәтлек өчен күпмедер дәрәҗәдә файдалы да икән әле. Чөнки ул үзенә кыяклы үсемлекләрнең, кыр чәчәкләренең серкәсен, химик элементларны, газларны җыя. Сезонлы аллергия нәкъ шул сәбәпле чыга да инде. 
– Тупыл апрель аенда ук чәчәк ата. Аның мамыгы – агачның орлыклары. Ул физик яктан гына кыенлыклар тудыра, аңардан аллергия башланмый. Борынга эләгеп, төчкертә башлый, салкын тигәндәге кебек билгеләр барлыкка килә. Мондый реакция аллергия булмаган кешеләрдә дә чыгарга мөмкин. Шулай да борын-тамак куышлыгы белән авыручыларга читенрәк, – диде Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең аллергология һәм иммунология үзәге җитәкчесе Гүзәл Закирова. 

Кызганычка каршы, мондый аллергия белән авыручылар саны арта икән. Бу чәчәк ату чорының башлануына, явым-төшемнәрнең ничек явуына, һава температурасына, аның дымлылыгына да бәйле ди. 

Әгәр сез үзегездә тән температурасы күтәрелмәгән килеш, шушы аллергия билгеләрен сизәсез икән, ул тагын да көчәеп китмәсен өчен, тиз арада белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу вакыт аралыгында, битлек кияргә киңәш итә белгечләр. Борын өчен махсус фильтрлар да, сөртә торган препаратлар да бар. Өйгә кайткач, борынны юдыру да мөһим. Аллергияле кешеләргә яңгырдан соң яки чәчәк атучы үсемлекләрдән ераграк урыннарда йөрергә киңәш ителә. Машинада барганда тәрәзә ачып йөрмәү хәерле. Өйдә кондиционердан файдалану, көн саен юеш чүпрәк белән өйне җыештырып чыгу да сезгә аллергиядән сакланырга ярдәм итәр.

Фото: https://pixabay.com/ru
Динара Әхмәт

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading