16+

“Урологка хатын-кызларга да барырга кирәк...”

Әгәр кеше сидек куыгын төнгә бер тапкыр бушатса – бу норма дип санала. Мондый теләк ешрак барлыкка килсә, организмда тайпылыш барлыгын фаразларга мөмкин. Әмма еш бәвел бүлеп чыгару һәрвакытта да авыруга бәйле түгел. Мәсәлән, сидек куыгын бушату ешлыгы сыеклыкның күләменә дә карый.

“Урологка хатын-кызларга да барырга кирәк...”

Әгәр кеше сидек куыгын төнгә бер тапкыр бушатса – бу норма дип санала. Мондый теләк ешрак барлыкка килсә, организмда тайпылыш барлыгын фаразларга мөмкин. Әмма еш бәвел бүлеп чыгару һәрвакытта да авыруга бәйле түгел. Мәсәлән, сидек куыгын бушату ешлыгы сыеклыкның күләменә дә карый.

Сәламәтлекнең урология өлкәсе белән бәйле сөйләшүләрне күп кеше читләтеп уза. Табибка мөрәҗәгать итү дә оят кебек тоела. Эш оялудан узганда, еш кына, проблема катлауланган, чир азган булуы ачыклана.

Нечкә теманы кузгатып, табиб-уролог Илгиз Шәмсетдинов белән аралашып алырга булдык.
– Илгиз Фәимович, урологка еш күренеп торырга кирәкме?
– Урологка күренеп торуның ешлыгы, беренче чиратта, ир-атның үзеннән тора. Әгәр ул сәламәт тормыш рәвеше алып барса, начар гадәтләре булмаса, бөтенләй дә урологка барырга туры килмәскә мөмкин. Гадәттә, мондый табибка, 20-45 яшь аралыгында, җенси юл белән күчә торган чирләр аркасында мөрәҗәгать итәләр. 40-45 яшьтән соң, урологка ел саен күренергә кирәк, чөнки бу яшьтә сидек юллары авырулары куркынычы арта.

– Организмдагы нинди үзгәрешләр урологка барырга кирәк турында сигнал бирә?
– Кеше өлкәнәя барган саен, организмдагы үзгәрешләр саны да арта. Урологик авырулар беренчеләрдән булып баш калкыта, чөнки организмның бу өлеше иртә картаюга дучар була. Табибка мөрәҗәгать итәргә кирәкк турында хәбәр итүче билгеләр ул – бәвел бүлеп чыгару белән проблема туу; бәдрәфкә еш бару теләге; сидек тотмау; бил һәм корсакның аскы ягы авырту; сидек юлыннан кан, лайла, үлек килү; кече йомыш вакытында кычыту, әчетү тою; потенция белән проблемалар булу.

– Төнлә ничә тапкыр бәдрәфкә бару борчылу уятырга тиеш?
– Әгәр кеше сидек куыгын төнгә бер тапкыр бушатса – бу норма дип санала. Мондый теләк ешрак барлыкка килсә, организмда тайпылыш барлыгын фаразларга мөмкин. Әмма бәвел бүлеп чыгару һәрвакытта да авыруга бәйле түгел. Мәсәлән, сидек куыгын бушату ешлыгы сыеклыкның күләменә дә карый. Тайпылышмы, юкмы икәнен белү өчен, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул кабул итү вакытында һәм тикшерүләр уздырганнан соң, сәбәбен ачыклый алачак.

– Урологка күбрәк нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр?
– Ир-атларның 80 проценты простатит буенча килә. Шулай ук бәвел бүлеп чыгару белән проблемалар туганда, төнлә еш тышка чыгу, эректиль дисфункция (бу – җенси активлык өчен кирәк булган эрекциягә даими рәвештә ирешә һәм аны тотып кала алмау) күзәтелгәндә, бот арасында авыртулар булганда да урологның ишеген шакыйлар. Болар барысы да хәл ителә, дәвалап була торган проблемалар. Иң мөһиме – вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә. Оялырга, куркырга кирәкми.

– Ир-атларның көчен арттыра торган препаратларга карашыгыз нинди? Аларны табиб киңәшеннән башка алу зыянлы түгелме?
– Тискәре карашта түгелмен. Ләкин дару чараларын терапия өчен кабул итү бары тик уролог консультациясеннән соң, тулысынча тикшерү уздырылгач кына башкарылырга тиеш. Чөнки тискәре йогынтысы булу һәм өзлегү ихтималы бар. Дәвалау курсын һәм дару микъдарын дәвалаучы табиб билгеләргә тиеш.

– Урология белән бәйле чирләр килеп чыкмасын өчен ниләр эшләргә кирәк?
– Профилактика чаралары урологик авыруларны булдырмый калырга яки чирне хроник дәрәҗәгә җиткермәскә ярдәм итә. Профилактика түбәндәге сәламәтлекне саклау чараларыннан оеша: сәламәт тормыш рәвеше алып бару (дөрес туклану, тозлы һәм ачы ризыкларны чикләү, алкогольдән баш тарту), күп итеп сыеклык эчү (тәүлегенә, ким дигәндә, 1,5 литр), озак утырып торуны булдырмау һәм күбрәк хәрәкәтләнү, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, даими рәвештә урологик тикшеренүләр узу, шифаханәдә дәвалану.

– Хатын-кызларга да урологка барырга кирәкме?
– Көндәлек тормышта уролог бары тик ир-атларны гына дәвалый дигән фикер яши. Чынлыкта исә, ирләр һәм хатын-кызлар урологиясе бар. Сидек тракты авыруларының теләсә нинди билгеләре – урологка бару өчен сәбәп. Хатын-кызлар урологик чирләренең төп билгеләре: кече йомыш вакытында кискен авыртулар, еш бәвел бүленеп чыгу, кече оча өлкәсендәге авырту; бәвел тотмау, бөер авырулары, сидектә кан һәм лайла барлыкка килү. Әгәр мондый билгеләр күзәтелсә, хатын-кызларга да урологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading