16+

Вакцина кадаттыңмы әле?

Татарстанда коронавирус инфекциясе сәбәпле, яңа чикләүләр кертелерме, бу чиргә каршы кайсы вакцина кадату кулайрак, вакцина кадаткан очракта, бу башка җитди авырулар китереп чыгармасмы?

Вакцина кадаттыңмы әле?

Татарстанда коронавирус инфекциясе сәбәпле, яңа чикләүләр кертелерме, бу чиргә каршы кайсы вакцина кадату кулайрак, вакцина кадаткан очракта, бу башка җитди авырулар китереп чыгармасмы?

Бу һәм башка төр сорауларга Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре җавап бирде.

COVID-19: Янә үсеш
Июнь башында бу чир белән авыручылар саны 20 процентка кимүгә карамастан, 8 июльгә үсеш 14 процентка арткан. Белгечләр моны миграция  (күчеп йөрүләр) белән бәйли. Җәй җитте, яллар вакыты һәм татарстанлылар җылы якларга юл тотты, димәк, каяндыр чир ияртеп кайту мисаллары да әнә шул хакта тагын бер кат дәлилли. Хәзер табиблар көндә уртача 37-45 коронавирус йоктыручыны терки. Алар арасында каты авыручылар да, бу чирне аяк өстендә үткәрүчеләр дә бар. Аларның барысы да контактлы авыруларга карый. Халык арасында COVID-19 белән авырмаган, шулай ук чирләп тә, инде антитәнчекләре беткән кешеләр һәм прививка ясатмаганнарны исәпкә алсаң, белгечләр авыру саны артырга мөмкин, дип фаразлый.

Койкаларда кемнәр күбрәк?
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары һәм Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сүзләренчә, коронавирус инфекциясен дәвалау буенча эшләүче сәламәтлек саклау учреждениеләрендәге вәзгыять киеренке. Табибларның төп киңәше - тамак авыртса яки температура кискен күтәрелә башласа, кичекмәстән үзегез беркетелгән хастаханәгә шалтыратып, табиб чакыртыгыз. Шуның белән дә авыруның үсешен туктатырга, үз сәламәтлегеңне генә түгел, табиблар җилкәсенә төшәчәк йөкләнешне дә җиңеләйтергә мөмкин. Кызганыч, күпләр, хәлләре бетеп егылса да, табибка бармыйча, соңгы чиккә кадәр сузып йөриләр. Нәтиҗәдә, стационарлар яңадан шыгрым тула. Әгәр бер ел элек ковид хастаханәләрендә нигездә өлкәннәр дәваланса, хәзер хәлләр төптән үзгәрде. 30 яшьтән узган яшьләр-коронавирус белән иң күп авыручылар.

Вакцина кадаттыңмы әле?
639 175 мең татарстанлы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадаткан инде. Һәм прививка ясатырга теләүчеләр саны көннән-көн арта бара. Бәлки, якын арада бераз көтәргә дә туры килер, чөнки вакцина запасларын тулыландыру вакыт һәм билгеле төр шартларны үтәүне таләп итә.
— Вакцинация белән билгеле бер катлаулыклар бар. Без вакцинацияләүне дәвам итәбез, партияләр даими рәвештә кайтып тора, "Спутник V" соңгы тапкыр 7 июльдә кайтты. Әмма вакцинация ясатырга теләүчеләр көннән-көн артканга, без вакцина белән тоткарлыкларны фаразлыйбыз, - дип билгеләде Владимир Жаворонвок. - Әгәр кайдадыр ниндидер өзеклекләр булса, мин аңлавыгызны сорыйм, бу мәсьәләне без оператив режимда җайга салырга тырышабыз. Вакцина кайту белән - без аны пунктларга таратабыз, складларда бернәрсә дә калмый, барысы да шунда ук эшкә китеп бара, - дип ассызыклады министр урынбасары.

Вирус таралуга һава шартлары йогынты ясамый
Әгәр дә элек табиблар эссе, кояшлы һавада вирус начар тарала, дип фикер йөрсә, кызганычка каршы, бу расланмады.
Кыш көне авыручылар саны һәр көнне артты, хәзер дә күтәрелеш сизелә.
"Хәзер менә эссе һава торышы хакимлек итә, әмма авыручылар саны кимеми, ә ниндидер дәрәҗәдә үсә генә. Бу коронавирусның температура үзгәрешенә бәйле булмавы турында сөйли", - дип билгеләп үтте Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары һәм Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. Ягьни ул ассызыклап үткәнчә, вирус һава торышы белән бәйле түгел. Covid-19 теләсә нинди температурада тарала һәм үрчи ала.

Ир-атлар көчсезлеге һәм Covid-19ның башка нәтиҗәләре

— Коронавирус алга таба үзен ничек күрсәтер һәм аны җиңә алырбызмы, без бүгенге көнгә кадәр бу хакта белмибез, - дип белдерде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов.
Авырып киткән кешеләр постковид синдромы белән очраша, ул төрле кешедә төрлечә уза. Ару-талу, хәлсезлек, тахикардия барлыкка килә, ис сизү  югала, ләкин бер нәрсә билгеле - коронавирус эзсез генә узмый.
Яңа тикшеренү ир-атларның яңа коронавирус инфекциясе белән авырганнан соң азооспермиядән (сперматозоидлар актив түгел) интегүләрен исбатлаган -
— "Коронавирус һәм аның нәтиҗәләре" халыкара конференциясе үтте. Минемчә, коточкыч мәгълүматлар китерелде биредә - Covid-19 ир-атларның репродуктив системасына йогынты ясый икән. Беренче өч айда азооспермия күзәтелә - ир-ат сперматозоидларында тере сперматозоидлар юкка чыга икән", - дип билгеләде Лопушов.
Табиб сперматозоидларның соңыннан торгызылуы турында мәгълүматлар булмавын өстәде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading