16+

Вакцина ясатканнарның сертификаты яңара: искесен нишләтергә?

8 ноябрьдән коронавируска каршы вакцина ясатканнарга һәм ковид йоктырып, савыкканнарга бирелә торган сертификат формасы үзгәрде. Ул Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы расланган.

Вакцина ясатканнарның сертификаты яңара: искесен нишләтергә?

8 ноябрьдән коронавируска каршы вакцина ясатканнарга һәм ковид йоктырып, савыкканнарга бирелә торган сертификат формасы үзгәрде. Ул Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы расланган.

Сертификат ничек бирелә?
Коронавирус инфекциясе белән авырганнарга яисә вакцина ясатканнарга сертификат автомат рәвештә Бердәм дәүләт хезмәте порталында формалаша.
Сертификат рус һәм инглиз телләрендә ясала. Ул вакцина кадату яисә вирус белән авыру турында мәгълүмат теркәлүдән алып, өч көн эчендә ясалырга тиеш.
Сертификатның кәгазь формасы кирәк булган очракта, Күп функцияле үзәктә Бердәм дәүләт хезмәте порталындагы шәхси кабинеттан белешмә алырга була. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә бу документы алуда җирле сәламәтлек саклау органы вәкилләре  ярдәм итәргә мөмкин.

Нәрсәсе белән аерыла?
Яңа сертификатта кайбер өстәмә пунктлар бар. Мисал өчен, вакцина ясатуны рөхсәт итми торган медицина күрсәтмәләре яисә коронавирус кичергәннән соң булган авырлыклар хакында  язылачак.

__________________________
Моннан тыш, сертификатта кешенең:
җенесе;
паспорт мәгълүматлары;
яшәү адресы;
СНИЛС номеры;
медицина иминияте полисы;
медицина күрсәтмәләре, аларның срогы һәм белешмә биргән медицина оешмасы исеме;
вакцинация һәм ревакцинация хакында мәгълүмат (ясату вакыты, препарат исеме, вакцинаны кая ясатуыгыз хакында мәгълүмат);
ковид сәбәпле кичергән авырулар хакында мәгълүмат (диагноз, сәламәтләнү датасы, дәваланган медицина учреждениесе исеме) урнаштырыла.
Сертификатның сул ягында иң өстә  QR-код урнашачак. Ул вакцинация ясату яисә коронавирус йоктырып, терелү хакында мәгълүматны,  QR-кодның кайчанга кадәр гамәлдә булуын күрсәтә.

_____________________________________
Яңа мәгълүматлар барлыкка килсә, сертификатны  кабат  эшләтеп буламы?
Әгәр дә коронавиурска каршы профилактив прививкалар  ясатуны тыя торган медицина күрсәтмәләре, коронавирус белән авырганлык хакында яңа мәгълүматлар барлыкка килә икән, ул очракта сертификат яңартыла. Моңа кадәр кертелгән мәгълүматлар да саклана.
Моңа кадәр бирелгән сертификатлар дөрес дип саналамы, әллә яңартасымы?
2021 елның 8 ноябренә кадәр бирелгән сертификатлар дөрес дип санала. Әмма алар 2022 елның 1 мартына кадәр Бердәм дәүләт хезмәте порталында автомат рәвештә яңартылырга тиеш.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading