Атнага бер көн ит ашамыйча торсаң, ашкайнату эшчәнлеген яхшыртачак һәм организмга ял итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта URA.RU басмасы белән әңгәмәдә югары категорияле табиб, медицина фәннәре докторы, профессор, гинеколог-эндокринолог Ирина Филатова хәбәр итте.
Скопировать ссылку

"Кайвакыт итне башка продукт белән алыштырырга кирәк. Ит озаклап эшкәртелә, моның өчен күп энергия таләп ителә. Диндә ураза тотулар (урысларда бу пост тоту дип атала) юктан гына уйлап табылмаган. Бу эчәклек өчен нормаль күренеш. Бу файдалы. Кайвакыт организмга ял итәргә мөмкинлек бирергә кирәк. Гомумән, кайчак ач тору файдалы. Атнага бер генә тапкыр булса да организм ял итсен өчен "ач тору көне" игълан итәргә кирәк. Моннан берәү дә үлмәгән, ә организм өчен моның файдасы бар. Ул ял итәчәк", - диде Ирина Филатова.
Аның сүзләренә караганда, ит куллану буенча җитди чикләүләр күздә тоткан авырулар бар. Мисал итеп ул подагра чирен китерде. "Аксым фракцияләре, гомуми аксымны күзәтергә кирәк. Организм аксымнан башка яши алмый - бу безнең төзелеш материалы, һәм үсемлек аксымы аны алыштыра алмый. Микроэлементларны карарга кирәк. Алты дару төймәсе эчкәнче, ит кисәге ашавың кулайрак ", - дип аңлатты Филатова.
20нче март халыкара иттән баш тарту көне. Күп илләрдә бу көнне ит продукциясен сату тыела. Зоояклаучылар хәйрия акцияләре һәм флешмоблар оештыра, ә активистлар вегетарианлыкны пропагандалый.
Комментарийлар
0
0
Ит ашамыйча экономиялисен дэ
0
0