16+

Винегреттагы бәрәңге файдалырак

Организмыбызга теге яки бу витаминның җитешмәвен ничек белергә? Аларны кулланыр алдыннан нәрсәне белеп торырга?

Винегреттагы бәрәңге файдалырак

Организмыбызга теге яки бу витаминның җитешмәвен ничек белергә? Аларны кулланыр алдыннан нәрсәне белеп торырга?

Нутрициолог Гөлнара Таҗиева белән шул хакта сөйләштек.

–    Гөлнара Камилевна, хәзер күпләр БАДлар белән витаминнар эчә, алар организмыбызга продуктлар аша да керә түгелме?
– Ашказаны-эчәклек тракты яхшы эшләгән кеше витаминнарны чынлап та ризыклардан ала. Продукт ашказанына эләгә дә, тоз кислоталары белән эшкәртелә. Соңгысы аксымны аминокислоталарга тарката. Әгәр дә организмда тозлы кислоталар кирәкле күләмдә булмаса, аксым аминокислоталарга таркала алмый. Димәк, аксым үзләштерелми дигән сүз. Моннан тыш, кан күзәнәкләре барлыкка килү процессы өчен мөһим булган В төркеменә караган витаминнар да эшкәртелми. Үт куыгы начар эшләсә, ягъни бөгелеп торса яки аңарда таш, полиплар булса, А Е һәм Д витаминнары, омега-3 тә начар үзләштерелә. Үт куыгы начар эшләү ашказаны асты бизе эшчәнлегенә дә тәэсир итми калмый. Эчәклек ялкынсыну сәбәпле дә, аерым алганда эч кату, китү күзәтелсә, витаминнар тиешенчә үзләштерелми. Димәк, ризыктан кергән витаминнар үзләштерелсен өчен ашказаны-эчәклек тракты сәламәт булу шарт. Моннан тыш, ризык тиешенчә чәйнәлергә тиеш. Кулга гаджет тотып яки телевизор карап ашау аркасында ул начар чәйнәлә. Бу да  витаминнарның үзләштерелүенә йогынты ясамый калмый.  

– Витаминнарны эчүнең билгеле бер тәртибе бармы? Көннең кайсы вакытында нинди витамин эчәргә кирәк?  
– Бер-беренә ярашмаганнарны бер вакытта эчәргә ярамый. Әйтик, Д витаминын һәм магнийны иртән эчсәк, кальцийны кичкә калдырыгыз. Интернетта үзара ярашкан һәм ярашмаган витаминнар белән микроэлементларның махсус таблицасы бар. Аннары аларның ашар алдыннан һәм ашаган вакытта эчә торганнары бар. Аминокислоталарны, әйтик, таурин белән карнитинны иртән ач карынга эчәргә, иртәнге аштан соң Д, С витаминнары һәм цинк. Хатын-кызларга һәм яшүсмерләргә йод белән селен эчәргә кирәк: иртәнге аштан соң бер сәгать үткәч. Йодның органик, ягъни көрән суүсем формасындагысын эчегез. Аны гадәттә келп дип атыйлар. Калий йодид формасындагысын эчәргә киңәш итмим, чөнки ул калкансыман биздә җыелып торып, организмнан чыгарылмый, шуның белән бу органга зыян килә. Органик йодны селен белән эчү мөһим. Төшке аш вакытында С витамины белән омега, биофлавоноидларны: кверцетин, рутин, ресвератрол. Өлкән кешеләргә төшке ашка бер сәгать кала – коэнзим Q10. Йокларга бер сәгать кала магний эчәсе. Шуны да истә тотыгыз: А, Д һәм Е витаминнарын эчәргә җыенсагыз, аларны бергә эчәргә кирәкми, чөнки бер-берләренә үзләштерелергә комачаулыйлар. Шуның өчен Д витаминын иртәнге аштан, А һәм Ены кичке аштан соң эчәбез. Витамин һәм микроэлементларны куллана башлаганчы, белгеч белән киңәшләү зарур. 

–    Организм өчен мөһим булган төп витаминнар кайсылары?
–    Балалар өчен дә, олы кешеләргә дә кирәкле булганнары: Д, С витаминнары, Омега-3 һәм магний. Д витамины – сөякләр, теш сәламәтлеге, гормональ система, иммунитет; С витамины – кан тамырлары сыгылмалыгы һәм ныклыгы, бөер өсте бизләре, Омега-3 йөрәк-кан тамырлары системасы, баш мие эшчәнлеге, гормоннар, чәч һәм тырнаклар өчен җавап бирә, магний калкансыман биз, йөрәк-кан тамырлары, нерв, сөяк системасы өчен кирәк, шулай ук бавырны токсиннардан чистарта, кандагы шикәр күләмен көйли, адреналин һәм кортизол гормоннарын киметә. Әмма баллы ризыклар күп ашаган очракта организмнан магний бик тиз чыгып бетә. Төн уртасында гел уяна торган булсагыз, сездә кортизол күләме күп дигән сүз.    

–    Витаминнар кытлыгының билгеләре белән дә таныштырыгыз әле.
–    Магний җитмәгәндә, мускуллар авырта һәм кысыла, тынычсыз аяклар синдромы күзәтелә. Шулай ук депрессия, апатия, баллы ризыкларга, бигрәк тә шоколадка тартылу, йокысызлык һәм тынычсызлык. С витамины җитмәү билгеләре – теш уртлары канау, тешләр бозылу; борыннан кан килү; иммунитет төшеп, вируслы һәм бактерияле авырулар еш күзәтелү; тән тиресе кибү; күз асты караланып тору; бәрелмәгән-сугылмаган очракта да тәндә күгәргән урыннар булу, мондый вакытта бармак белән катырак басканда да ул урын күгәреп чыга. Тагын бер билге – шешенү, чөнки бу витамин сидек кислотасын чыгара. Тәмәке тартучыларның да С витамины организмнарыннан тиз чыга. Д витамины җитешмәгәндә, иммунитет төшә, чәч коела, псориаз, аллергия күзәтелә, яралар озак төзәлә, бала тирли. Омега-3 аз булу – йокысызлык, депрессия, игътибар туплый алмау, тән тиресе кибү, буыннар авырту.         

– Хәзер балык бассейннарда махсус рәвештә үрчетелә. Бу очракта Омега-3 аларда тиешле күләмдәме?
– Дөрес шикләнәсез, аларда Омега-3 җитәрлек түгел. Табигать шартларында үрчетелгән балыктагы майлы кислоталар тиешле күләмдә керсен өчен дә, атнага кимендә өч тапкыр ашарга кирәк. Һәм аны антиоксидантлар, С һәм Е витамины белән бергә эчү мөһим. Шунысын да әйтергә кирәк: С витаминының аскорбат формасындагысын өстенлек бирегез, ни өчен дигәндә, ул үт тышчаларына зыян китерми һәм яхшы үзләштерелә дә.      

– Әби-бабаларыбыз витаминнар эчеп тормаса да, сәламәт булганнар. Ә без аларны эчәргә мәҗбүр.
– Элекке буын шикәрне күп ашамаган. Кибет киштәсендәге нәрсәне генә алма, аның составында иң беренче шул тора, чөнки аны тәм көчәйткеч буларак файдаланалар. Әби-бабаларыбыз гади эремчек ашаса, без аның шикәр кушылганын алабыз. Торт, кәнфит һәм башка баллы ризыклар кулланабыз. Шуның белән канда глюкоза арта. Инсулин күбәю сәбәпле, яман шеш авырулары килеп чыга. Элекке буын газлы су да эчмәгән, кыздырган бәрәңге дә ашамаган. Сүз уңаеннан: бәрәңгене салкын килеш ашау дөресрәк, бу вакытта аңардагы крахмал үзлеге үзгәреп, ул абсорбент булып тора, ягъни эчәклек тышчасындагы шлакларны суырып ала. Димәк, винегреттагы бәрәңге күпкә файдалырак. 
Соравыгызга җавап итеп шуны да әйтергә кирәк: элеккегеләр безнең кебек күп ашамаган. Ач тору да файдалы, бу вакытта аутофагия процессы башлана, ягъни организм¬ чистарып, кирәксез күзәнәкләрдән котыла. Тик бөтен кешегә дә, әйтик, шикәр чиреннән интегүчеләргә, бөер өсте бизләре авырулары булганнарга һәм башкаларга ач тору килешми. 

– Гел баллы әйберләр ашыйсы килеп торудан ничек котылырга икән?
– Иртәнге, көндезге һәм кичке ашта аксым, май һәм углевод, чи яшелчәләр тиешле күләмдә булса, энергияне шулардан аласыз булып чыга. Алар җитмәгән очракта, кеше энергияне баллы ризыктан эзли башлый. Әмма ул озакка сузылмый, тагын тәмле әйбер белән чәй эчеп куясы килә. Шуңа да иртән озак эшкәртелә торган авокадо, сыер мае, сыр, ярмалар ашарга була.  

– Иң файдалы яшелчәләрнең берсе кәбестә диләр. Аның файдасы нидә?
– Кәбестәдә һәм әвернә чәчәклеләрдә (крестоцветный) организмыбыз өчен мөһим булган витамин һәм микроэлементлар күп. Алар бавырны агулы матдәләрдән чистарта, яман шеш авырулары үсешенә китерә торган начар эстрогеннарны чыгара. Болардан тыш кәбестә йөрәк-кан тамырлары авыруларын, шикәр чирен булдырмый калырга булыша. Ашказаны-эчәклек тракты өчен тозлы кәбестә бик файдалы, ул эчәклекне чистарта һәм файдалы микрофлорага баета.    

–  Организмга витаминнар җиләк-җимешләрдән дә керә. Аларны көннең кайсы вакытында ашау дөрес?
– Җиләк-җимешләрне көннең беренче яртысында төп ашаудан соң 0,5-1 сәгать үткәч ашарга кирәк. Көненә берне ашау җитә. Мин үзем атнага өч тапкыр гына ашыйм. Балаларга да чикләргә киңәш итәм, чөнки аларда фруктоза күп. Ул исә бавыр күзәнәкләрендә май барлыкка килүне арттырырга ярдәм итә. Груша, слива, шикәрле җимешләр ашауны да (цукаты) чикләргә кирәк, чөнки аларда шикәр күп.  

Фотолар шәхси архивтан һәм freepik.com сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading