16+

Владимир Жаворонков: “Табиблар актив тавыш бирә”

Вируска каршы көрәшкә бәйле вәгыятькә карамастан, Татарстан табиблары актив тавыш бирә.

Владимир Жаворонков: “Табиблар актив тавыш бирә”

Вируска каршы көрәшкә бәйле вәгыятькә карамастан, Татарстан табиблары актив тавыш бирә.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Михаил Жавороноков үзенең хезмәттәшләренең сәяси активлыгына әнә шундый бәя бирде. 

Министр урынбасары шулай ук “ковидлы” госпитальләрдә дәваланучы пациентлар өчен тавыш бирү мөмкинлекләре турында хәбәр итте. Мондый пациентларны тавыш бирүдә катнаштыру аның шәхси ихтыярыннан чыгып һәм физик мөмкинлекләрен исәпкә алып бирелә. Әгәр авыру үзенең гражданлык бурычын үтәргә теләк белдергән һәм бу эшне ул язмача рәвештә хәбәр иткән икән, мондыйларга барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.

"Ковид"лы госпитальгә махсус бригада чакыртыла, пакетларда тавыш бюллетеньнәре китерелә,  ул тутырылгач тавыш бирү тартмасы мөһерләнә, соңрак исә карталаштырыла һәм тавыш бирү нәтиҗәләрен санау үткәрелә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, шул рәвешле тавыш бирүдә катнашучылар шактый күп булган, авырулар актив төстә тавыш биргән. Төштән соң кайбер сәламәтлек саклау учреждениеләрендә бу эш инде төгәлләнгән дә.

Әлбәттә, куркынычсызлык чаралары беренче урында тора. Шулай ук бүген вируска каршы көрәшүче табиблар армиясе өчен дә эш урыннарында тавыш бирү мөмкинлеге тудырылган. Министр урынбасары фикеренчә, бу алар өчен гражданлык позицияләрен белдерү дә, шулай ук урыннарда взгыятьне контрольдә тоту ысулы да. 

Фәрит Нурмөхәммәтов. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading