16+

“Яман шеш тормышны яратырга өйрәтте”

Ракны җиңдем дигән сүзне әйтергә яратмый ул. Аныңча, барысы да Аллаһ кулында. Шул ук вакытта үз өстеңдә күп эшләргә, рәтләндем, савыктым дип тынычланмаска кирәк. Дания апа Чаллыда яши. Бүген аңа 55 яшь. Сәламәт яшәү рәвеше алып бара.

“Яман шеш тормышны яратырга өйрәтте”

Ракны җиңдем дигән сүзне әйтергә яратмый ул. Аныңча, барысы да Аллаһ кулында. Шул ук вакытта үз өстеңдә күп эшләргә, рәтләндем, савыктым дип тынычланмаска кирәк. Дания апа Чаллыда яши. Бүген аңа 55 яшь. Сәламәт яшәү рәвеше алып бара.

Дания Дәүләтҗанованың әлеге ихлас сүзләре ярдәмендә бик күпләр авырулары белән көрәшергә, алга таба яшәргә көч таба. Чөнки ул үзе дә шул юлны үткән. 

Очраклы гына беленде
24 ел элек аның лимфа системасында яман шеш табалар. Бу вакытта Даниягә 31 генә яшь була. Кияүгә чыгып алты ел көткән сабыена исә нибары 4 яшь. 
– Яман шеш очраклы рәвештә генә беленде. Авыртулар сөяккә бәрә башлагач. Участок терапевтына киттем. Кан анализларыннан соң, соэ, лейкоцитларның югары, ә гемоглобинның түбән булуы ачыкланды. Шуннан тикшеренә башладым. Бәхетемә, белдекле, тәҗрибәле табиблар карады һәм бик тиз диагноз да куйдылар. Футбол тубы кебек бер белгечтән икенчесенә куулар, кирәкмәгән препаратлар билгеләүләр булмады. Калкансыман бизне тикшергәндә, УЗИ лимфотөенчекләрнең зураюын күрсәтте. Шуннан кичекмәстән онкологка барырга куштылар. Тикшеренгәч, цитология тапшыргач, соңгы диагноз куелды – “яман шеш”. Ел ярым өй белән клиника арасында йөреп үтте. Берничә тапкыр химия курсларын үттем, нурланыш алдым. Табиблар нәрсә кушты, шуны эшләдем. Рәсми медицинаны кире кагарга кирәкми. Үләннәр, гөмбәләр, пешкән суган белән ракны дәвалап булмый. Боларны ни өчен әйтәмме? Бер хатын, күкрәгендә каты төер тойгач, шул урынга пешкән суган куя торган булган. Табибларга исә метастаза киткәч кенә барган. Кызганыч, авыру белән көрәшергә үзендә көч таба алмыйча, үз-үзенә кул салган. Тагын бер танышым турында әйтәсем килә. Ул бик яшь иде. Химиятерапия курсын үткәч, шешләре беткән. Ул вакытка бер егет белән танышкан була. Нурланыш алгач, биш ел балага узарга ярамый, шуны уйлап, бу процедурага бармады. Кияүгә чыкты, әмма дүрт елдан кабат шеш барлыкка килде. Бу юлы инде бик азгын шеш иде. Аның да гомере кыска булды. Үз белдегең белән дәваланырга кирәкми, табиблар кушкан процедураларны үтәргә һәм шуның белән бергә организмны ныгыта торган чаралар да кулланырга кирәк. Әмма алар төп дәвалану түгел, – дип кисәтә ул.

“Кызым минсез ничек яшәр, дидем”
Авыруны кабул итә белергә дә кирәк бит әле. Дания апага диагноз 1996 елда куела. Ул вакытта, хәзерге кебек, онкология хастаханәсендә психологлар да эшләми. Авыру турында мәгълүмат та аз, интернет та, бүгенге кебек фикердәшләр белән аралашу, киңәшләшү төркемнәре дә юк. Якыннарыңның ярдәменә генә таянырга кала. Ә андый вакытта үзеңдә яшәргә көч табарга кирәк. 
– Яман шеш барлыгы беленгәч үк, кызым турында уйладым. Ул минсез ничек яшәр, дидем. Әле берничә ел яшәсәм дә, үкенечле булмас иде, миннән бераз үсеп калса иде, дип теләдем. Авыруны кабул итү бик авыр, әлбәттә. Баштагы биш-алты елда үземә урын таба алмадым. Хастаханәдә ятулар, йокысыз төннәр, күз яше белән тулган мендәр, борчылулар белән үтте ул еллар. Күз алдымда кара пәрдә барлыкка килде. Аның аша мин кояш нурын күрми идем. Яшь тә булгангадыр инде, рактан исән калып булмый, үләләр дип кенә уйлый идем. Физик авыртуны сизмәдем дә, ә менә психологик яктан бик нык изелдем. Ул вакытта бөтен тормышың күз алдыннан үтә, дөньяга башкача карый башлыйсың икән. Аллага шөкер, үземне кулга алдым. Нинди дәвалану мөмкинлекләре бар, шуларга чытырдап ябыштым. Чирне кире какмыйча, аны факт итеп кабул итәргә һәм шул сынауны үтәргә кирәклеген аңладым. Ә савыгуны беренче чиратта Аллаһы Тәгаләдән сорадым, догалар өйрәндем. Химия терапияләреннән соң организмны ныгыту өчен төрле рецептлар кулландым, сәламәт туклану һәм яшәү рәвеше алып бардым. Иң мөһиме – шушы авыру аша кешеләрне яратырга, аларны ничек бар, шулай кабул итәргә, үпкәләмәскә, ачу тотмаска, янәшәңдәгеләргә игътибарлы һәм мәрхәмәтле булырга, гафу итәргә өйрәндем. Көннәремне бушка уздырмаска, гел үземә шөгыль табарга тырыштым. Балалар йортына барып, кызым белән ятимнәргә күчтәнәчләр биреп кайта идек. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт, күңелемне катырмады, игелекле гамәлләр кылу, кешеләргә ярдәм итү теләге белән яши башладым. Хастаханәләрдә яткан вакытта бөтен тормыш ирем Рамил өстендә булды. Шул вакытларда кызыбызның чәчен дә үрергә өйрәнде. Эшне хатын-кыз, ир-атныкы дип бүлеп тормый, барысын да эшли. Аллага шөкер, кызыбыз да зур ярдәмчебез. Безгә һәрьяклап булыша. Туганнарыма да рәхмәтем бик зур. Аларның яхшылыгын онытасым юк. Бәхетемә, янәшәмдә гел яхшы кешеләр генә булды. Аларның барысын да якын итәм, – ди Дания апа. 

Ваннадагы шарлавык
Ракны җиңдем дигән сүзне әйтергә яратмый ул. Аныңча, барысы да Аллаһ кулында. Шул ук вакытта үз өстеңдә күп эшләргә, рәтләндем, савыктым дип тынычланмаска кирәк. 

Дания апа Чаллыда яши. Бүген аңа 55 яшь. Сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Ике көнгә бер скандинавия таяклары белән урманнан йөреп кайта. Иртән тибет буддистлары практикасындагы гимнастиканы ясый. Аны кирәк дип кенә түгел, теләп эшләргә кирәк, алай нәтиҗәсе күпкә югарырак була, ди ул. Медитациянең дә файдасын күрә. Аңа аны шул ук авыруны кичергән иптәш кызына казах дәвачысының оныгы өйрәткән була. 
– Ваннада җылы су астына басып, үзегезне шарлавык астында кебек хис итәсең. Әйләнә-тирәңдә искиткеч матур табигать, кояш яктырта, син иң саф-чиста су астында басып торасың. Өстән төшкән су синең авыруларыңны алып агып китә. Суның һәр органыңны юып төшерүен, аларның сәламәтләнүен, тәнеңнең үтә күренмәле хәлгә килүен күз алдына китерергә кирәк. Сез чиста суга чумасыз, йөзәсез, яңа энергия белән тулыланасыз. Аннары яшел чирәмле, чәчәкле ярга чыгып утырасыз. Кулыгызны кояшка сузып, аның җылы нурларын тоясыз, аннан да энергия аласыз. Ваннадан яңа бәхетле тормышка әзер булып яңарып чыгасыз. Бу процедураны теләсә кайсы стресслы ситуацияләрдә кулланырга була, – ди көчле рухлы Дания апа. 
Яңарак кына инстаграмда блог та алып бара башлаган ул. Үзе белгән бөтен мәгълүматны биреп, файдалы рецептлар, ризык пешерү серләре белән уртаклашып бара.

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэнмесез,Дания ханымнын Инстаграм битенэ сылтаманы бирэ аласызмы?

    • аватар

      dinar-15

      0

      0

      https://www.instagram.com/davletyanovadaniya/?igshid=12h1t06aew9ea

      Мөһим

      loading