16+

Кеше органнары сатыла: бавыр - 12 млн сум, ашказаны - 37 мең сум...

Берсендә сату-алу игъланнары куела торган сайтта кеше бөерләре сату хакында игълан чыккан иде. Берәрсе шаярттымы икән, белмим. Әмма органнар белән сату-алу дөньядагы иң отышлы һәм кыйммәтле бизнеска әверелә баруы хакында еш укый башладым.

Кеше органнары сатыла: бавыр - 12 млн сум, ашказаны - 37 мең сум...

Берсендә сату-алу игъланнары куела торган сайтта кеше бөерләре сату хакында игълан чыккан иде. Берәрсе шаярттымы икән, белмим. Әмма органнар белән сату-алу дөньядагы иң отышлы һәм кыйммәтле бизнеска әверелә баруы хакында еш укый башладым.

“Ике бөере булган кеше үзен ярлы дип саный алмый”, – дигән шаярту да бар бит әле. Бөер хакында сүз чыккач, иң элек аның бәяләрен караштырдым. Бер бөер 200-230 мең доллар (15-17 миллион сум чамасы) тора икән. Бу иң кирәкле, еш сатыла торган орган. Аеруча да Һиндстанда. Анда бөер сату бездә йомырка яисә сөт сату белән бер дәрәҗәдә санала (канун тарафыннан тыелса да). Шуңа да бәяләр дә чагыштырмача арзан: 15-60 мең доллар (1-4,5 млн сум) гына. Караңгы бер авылдан шәһәргә барып, аннан бөерсез, әмма туй уздырырлык акча белән кайту Һиндстан халкы өчен гадәти хәлгә әйләнгән. Кызганыч. Сәяхәтчеләр хакында тапшыруларда органнарын сатып, аннан гомер буе җәфаланган (ә андыйларның гомере бик нык кыскара) кешеләрне күргәнем бар. Әмма каян акча табарга белмәгән бу җан ияләренең башка чарасы юк күрәсең...

Иң кирәк органнар исемлегендә икенче урында – бавыр. Аны 157-160 мең долларга (12 млн сум чамасы) сатарга мөмкин. Кемдер исә бавырының бер өлешен генә сатарга риза, тик “өлешләп” сатып алучылар сирәк икән. Сүз уңаеннан, органнарны күчереп утырту популяр булган АКШта ел саен 30 меңләп кеше бавыр авыруыннан үлә. (Россиядә аларның санын күз алдына да китерү куркыныч!)

Йөрәген башкага бирергә теләүчеләр туганнарын 120 мең долларга (9 млн сум) баетып калдыра ала. Рәсми булмаган базарда йөрәк бәясе шул кадәр тора диләр. Иң кирәкле орган бөердән күпкә арзанрак торуы гаҗәпләндерә, әлбәттә.

Эчәкләрне 2,5 мең долларга (190 мең сумга якын), ә ашказанын 500 долларга да (37 мең сумга) сатып алып була. Сөякләрен һәм буыннарын сатучылар да очрый. Алар үз органнары өчен 2-3 мең доллар (150-220 мең сум чамасы) сорый. Арка миенең бер граммы 23 мең долларга (1,7 млн сум) җитәргә мөмкин.

Ә менә баш мие – иң арзан йөри торган орган. Күрәсең ул үз хуҗасына гына хаҗәт инде. Юкса аны 100 долларга (7,5 мең сумга) сатып алмаслар иде. Анысы да әле тикшеренүләр өчен генә!

Быел иң популяр орган нәрсә икәнен беләсезме? Әлбәттә – үпкә! Сау-сәламәт үпкәсе булган кеше дөньяда иң бай кешеләр исемлегенә керерлек. Туры һәм күчерелмә мәгънәдә. Үпкәләр бәясе 200 мең доллардан (15 млн сум) артып китә.

Кызык, әмма россиялеләрнең органнары башка илләрдә бик үк популяр түгеллеге ачыкланган. Белгечләр, кешеләрне урлап, органнарга саталар дигән миф та дөрес түгел, ди. Сәбәбе гади. Бер кешегә икенче кешенең органнары һәрвакытта да туры килмәячәк. Моның өчен бик күп тикшеренүләр уздырырга кирәк. Авыруга гадәттә үзенең туганы гына ярдәмгә килә ала. Әмма моның өчен кеше урлау таләп ителми бит!

Тик шулай да тоткыннарны дәвалый торган хастаханәләрдә кеше органнарын сату очраклары булгалаган. Хәтта реанимациядә яткан, әмма әле исән кешеләрнең органнары югалу очраклары да юк түгел, ди. Моннан өч ел элек Ростовта хәтта кешене тулысынча “сатып” җибәрүчеләр дә табылган, әмма полиция хезмәткәрләре оператив эшләү нәтиҗәсендә, “товар”га зыян килмәгән. Юк-юк та, андый сатучылар да табыла шул...

Лилия ЛОКМАНОВА.

Бөер (берсе) – 200-230 мең доллар.

Бавыр – 157-160 мең доллар

Йөрәк – 120 мең доллар

Ашказаны – 500 доллар

Арка мие – (1 граммы) 23 мең доллар

Баш мие – 100 доллар

Үпкә – 200 мең доллар

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Реклама ясап ятасыз, кирэкмэгэнне язып? Идея котеп кенэ утыручылар бар.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ник мондый кирэкмэгэн эйберлэр язып ятасыз,БИК куркыныч бит бу,болай да куп кеше хэбэрсез югала.

      Мөһим

      loading
      2
      X