16+

«Зинһар өчен, тырнак ашамагыз»: тырнак чәйни торган ир-ат куркыныч авыру йоктырган

Пациентны ашыгыч ярдәм хастаханәсенә салалар. Табиблар сүзләренчә, әгәр ул бераз гына соңга калган булса, инфекция аның кулы буенча китеп, кеше үләргә дә мөмкин була.

«Зинһар өчен, тырнак ашамагыз»: тырнак чәйни торган ир-ат куркыныч авыру йоктырган

Пациентны ашыгыч ярдәм хастаханәсенә салалар. Табиблар сүзләренчә, әгәр ул бераз гына соңга калган булса, инфекция аның кулы буенча китеп, кеше үләргә дә мөмкин була.

Шотландиядә яшәүче ир-атның начар гадәте чак кына үлем белән тәмамланмый калган. Бу турыда Daily Mail сайтына сылтама белән Майл.ру хәбәр итте.

Карен Пит (Karen Peat) исемле кыз сөйгән егете турында социаль челтәрләрдә сөйләгән. Бу ир-атның бармагы шешеп чыккан, ул тырнак чәйни-чәйни, куркыныч инфекция йоктырган. Егет исемен яшерә. Аны Глазго хастаханәсенә илткәннәр. «Бу кеше тырнагын чәйнәргә ярата иде», — ди кыз.

Пациентны ашыгыч ярдәм хастаханәсенә салалар. Табиблар сүзләренчә, әгәр ул бераз гына соңга калган булса, инфекция аның кулы буенча китеп, кеше үләргә дә мөмкин була. Егеткә операция ясыйлар, антибиотиклар бирәләр. Аның тырнагын алганнар, ул башка үсмәячәк инде.

«Зинһар өчен, тырнак ашамагыз», — ди бу кыз.

2018 елда бер ир-ат тырнак чәйнәү аркасында каны агуланып хастаханәгә эләккән булган инде. Ул баш бармагындагы тырнакны шулкадәр ныклап чәйни, бармагында зур шеш үсә, аның эченә сыеклык җыела, диелгән бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading