16+

Курчакларның да тәти күлмәк киясе килә

Курчак белән уйнау яшеннән чыкса да, яңа танышым Гөлназ Садыйрова ай саен диярлек кибеттән яңа курчак күтәреп алып кайта. Аларның кыска итәкләрен салдырып, үзе теккән озын матур күлмәкләрен кидерә, башларына затлы яулыклар яба.

Курчакларның да тәти күлмәк киясе килә

Курчак белән уйнау яшеннән чыкса да, яңа танышым Гөлназ Садыйрова ай саен диярлек кибеттән яңа курчак күтәреп алып кайта. Аларның кыска итәкләрен салдырып, үзе теккән озын матур күлмәкләрен кидерә, башларына затлы яулыклар яба.

Курчаклар-чибәркәйләрне киендерү белән ул моннан бер ел элек кенә шөгыльләнә башлаган. Берничә күлмәк тегеп карагач, баш‑аягы белән курчаклар модасы дөньясына кереп чумган.

- Кул эшләре белән кечкенәдән шөгыльләнәм. Бәйли дә, чигә дә беләм, әмма миңа күбрәк тегү ошый. Баштарак йомшак уенчык­лар тектем, хәзер курчак­ларга күчтем, - ди ул, берсеннән-берсе тәти күлмәкләр кигән курчакларын күрсәтеп.

Гөлназдан мөселманча киендерелгән курчаклар сораучылар күп, шулай ук төрле оешмалардан татар курчакларына да заказлар бирәләр. Шуңа күрә теләсә нинди курчак алып булмый.

- Үзебезнең татар кызлары кебек, озын калын кара толымлы курчакларны табу авыррак, аннары аларның сыйфатына да зур игътибар бирәм. Күлмәкләрен кидергәндә-салдырганда, карандаш юанлыгындагы куллары йә аяклары сынып чыга. Матур, сыйфатлы материалдан эшләнгән курчаклар исә кыйммәт тора. Аларга күлмәк тегү өчен киткән тукыма, тасмаларның акчасын да, тегү хезмәтен дә кушсаң, курчаклар бик кыйбат килеп чыга. Күп очракларда заказ бирүчеләр үз курчак­лары белән килә. Танышларым, бу бик вак эш бит, олылар өчен тексәң, тизрәк тә, җайлырак та түгелме, диләр. Чынлап та, миниатюр курчакка кием тегү җайсыз, ювелир эш дияргә була, әмма бу эш миңа бик ошый, сораучылар да күп булгач, бик теләп башкарам. Курчакларның да матур итеп киенәсе, күлмәкләрен алыштырып торасы, зәвыклы итеп күренәсе килә бит, - дип елмая курчак модельеры. - Киләчәктә кызлар өчен махсус яулыклар тегәргә уйлыйм. Аның өстендә эшли башладым да дияргә була. Бу идея миндә мөселман киемнәрен сатучы булып эшләгәндә туган иде. Гадәттә, никах күлмәкләрен алырга киләләр дә шунда ук яулык та сайлыйлар. Аны бер бәйләп ияләшкән кеше генә матур итеп яба ала. Кулың күнекмәгән булса, читенрәк. Шуңа да кызлар мине яулык бәйләшергә чакыралар иде. Мөселман кызларының көндәлектә дә матур итеп киенеп йөрисе килә. Ә безнең төп аксессуарыбыз - яулык. Шуларны күз алдында тотып, алга таба төрле бизәкләр, чәчәкләр куелган әзер яулыклар тегә башларга уйлап торам. Әзер яулыкны аласың да киясең, чәчәкләп-чуклап утырасы юк. Уку елы башланыр алдыннан да мәктәпкә яулык бәйләп йөрүче берничә кызның әнисе гади дә, җайлы да, шул ук вакытта матур да булган яулык тегеп бирүне сорадылар. Әлеге өлкәдә күпмедер тәҗрибәм дә бар.



Гөлназ күлмәкләрнең фасонын, төсен кабатламаска тырыша, заказлар күп булганда гына ике бертөрле курчак килеп чыгарга мөмкин. Бер күлмәк тегү өчен исә берәр атна вакыт китә. Аларны ул кечкенә улы Харис йоклаганда гына тегә. Өйдә курчаклар күпләп җыелса, күлмәкләрен киеп‑салып арыган тәти курчакларны ике яшьлек Халид үзе йокларга яткыра икән. Гөлназның тормыш иптәше Артур да курчак киендерү эшеннән читтә калмаган. Ниндирәк сыйфаттагы тукыма кирәк, аларның атамалары ниндирәк - Артур боларның һәрберсен дә белеп тора, чөнки хатыны заказы буенча, кибеттән тукымалар алып кайтып бирә. Кыскасы, Садыйровлар курчак киендереп «уйнауларын» тиз генә ташларга җыенмыйлар әле, шулар өчен махсус өч тегү машинасы да алып куйганнар бит алар...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading