16+

Рөстәм Миңнеханов мәдәният оешмаларына машина ачкычлары тапшырды

Мәдәният министрлыгының еллык эшчәнлегенә багышланган коллегия күңелле вакыйгадан башланды: Президент Рөстәм Миңнеханов республиканың 44 мәдәният оешмасына яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Аеруча зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне, «Мәдәният» конкурсында катнашкан журналистларны бүләкләделәр, коллективларга хөкүмәт грантлары бирделәр.

Рөстәм Миңнеханов мәдәният оешмаларына машина ачкычлары тапшырды

Мәдәният министрлыгының еллык эшчәнлегенә багышланган коллегия күңелле вакыйгадан башланды: Президент Рөстәм Миңнеханов республиканың 44 мәдәният оешмасына яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Аеруча зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне, «Мәдәният» конкурсында катнашкан журналистларны бүләкләделәр, коллективларга хөкүмәт грантлары бирделәр.

Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин еллык эш турында хисап тотты, Мәдәният елы уңаеннан республика күләмендә узган чараларга нәтиҗә ясады. Матди-техник базаны ныгытуга зур игътибар бирелгән. Мәсәлән, 2014 елда грантлар өчен хөкүмәт 47 миллион сум акча бүлеп биргән. Шуның 8 миллионы музыка уен кораллары алу өчен тотылган. Ике ел эчендә хезмәт хаклары 76 процентка арткан.

- Мәдәният оешмасында өч-дүрт кешене аз гына хезмәт хакына эшләткәнче, бер белгечкә күбрәк хезмәт хакы түләү отышлырак. Киләчәктә оптимальләштерү хезмәт хакын арттыру максатыннан булырга мөмкин,- диде министр.

Мәдәният елында 47 авыл клубы сафка баскан, федераль һәм республика архитектура һәйкәлләре исемлегенә кертелгән 25 объект төзекләндерелгән.
Президент Рөстәм Миңнеханов Мәдәният министрлыгы эшчәнлегеннән канәгать булуын белдерде.

-Татарстанда узган халыкара чаралар аша без үзебезне бөтен дөньяга таныта алдык. Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә кертү безнең уртак җиңүебез булды. Анда беренче Президент Минтимер Шәймиевнең роле зур. Зөя тарихи утравын ЮНЕСКО исемлегенә кертү буенча эшене дәвам итәбез, Зөя моңа лаек, - диде ул.
Президент Җиңүнең 70 еллыган чараларны үзенчәлекле итеп әзерләргә, музейлар эшчәнлегенә игътибарны арттырырга кушты.

Президент үз чыгышында дөньякүләм сәяси темаларга да кагылды. Күптән түгел Франциядә булган шау-шуны искә төшерде.

- Сүз иреге диләр. Бу нинди сүз иреге? Бу күпсанлы кешеләрнең хисләрен мәсхәрәләү. Бер диннең, милләтнең дә ролен түбәнсетергә ярамый. Федераль массакүләм чаралары күбрәк тискәре мәгълүмат бирә. Безгә халыкны берләштерә торган, үз иленә мәхәббәт, патриотлык хисләре тәрбияли торган хәбәрләр кирәк, - диде ул.
Россия мәдәният министры урынбасары Григорий Ивлиев балалар иҗатына игътибарны арттыру максатыннан, Сочида Балалар мәдәни үзәге ачылуы турында хәбәрен ирештерде. Быел 1 июньдә анда бөтен илдән талантлы балалар кабул ителәчәк. Шулай ук төрле төбәкләрдән педагогларны да чакыру күздә тотыла.

Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев үз чыгышында 20 ел буе «Иҗат әһелләре һәм иҗат оешмалары» турындагы федераль канун проекты кабул ителмичә ятуына борчылуын белдерде. Бәлки хөкүмәт белән килешеп «Иҗат әһелләренә һәм иҗат оешмаларына дәүләт ярдәме» турында канун яисә программа кабул итәргә кирәктер, дигән фикерен дә әйтте. Иҗат әһелләренә түләнә торган гонорарның сәдака яисә бүләк түгел, ә хезмәт хакы икәнен дә искә төшерде ул. Разил Вәлиев шулай ук Әдәбият елында язучыларның матди хәленә дә игътибар артыр дигән теләген, башкалабызда Әдәбият музее оештыру турында тәкъдимен ирештерде.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының яшь фәнни хезмәткәре Алия Мөбәрәкшина үзен борчыган мәсьәләләр белән Президентка мөрәҗәгать итте. Ул Төркия архивларында эзләнүләр алып барган. Габдулла Тукайга багышланган энциклопедия өчен дистәләгән язма әзерләгән. Яшь галимне чит ил архивларында эзләнүләр алып бару катлаулы булуы борчый. Үзебездәге китапханәләрдә кирәкле материалны табу уңайлырак, шуңа аларның электрон вариантларын да булдыру кирәк ди Алия. Шулай ук фән белән кызыксынуны матди кыенлыклар да каплап китүен яшермәде ул. Шуңа күрә яшь белгечләрнең торак мәсьәләсен хәл итүне күз уңында тотуларын үтенде.

Марат Хөсәенов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading