16+

ЮНЕСКО сессиясе Казанда булыр кебек...

Алтын көзнең кояшлы матур көннәрендә Казаныбызга тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклаучылар XIX Бөтенроссия съездларына җыелдылар. Ел саен уздырыла торган бу съездның быелгысы Россия объектларының ЮНЕСКО мәдәни мирасы исемлегенә керүенең 30 еллыгына багышланган иде.

ЮНЕСКО сессиясе Казанда  булыр кебек...

Алтын көзнең кояшлы матур көннәрендә Казаныбызга тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклаучылар XIX Бөтенроссия съездларына җыелдылар. Ел саен уздырыла торган бу съездның быелгысы Россия объектларының ЮНЕСКО мәдәни мирасы исемлегенә керүенең 30 еллыгына багышланган иде.

29 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр барган бу съездның Татарстанда, Казанда узуы да юкка гына түгел. Татарстанның да өч тарихи һәйкәле ЮНЕСКО  мәдәни мирасы исемлегендә. Болар меңъеллык тарихы булган Казаныбыз Кремле, Борынгы Болгар һәм Зөя утравы-шәһәрчекләре. Тарихи һәйкәлләрне саклау  мәсәләсен  уртага салып сөйләшергә Казанга Россиянең 74 төбәгеннән барлыгы 400гә якын тарихчы-галим, археолог һәм музей хезмәткәрләре килде. Араларында РФ Мәдәният министрлыгының мәдәни мирасны саклау дәүләт Департаменты директоры Роман Алексеевич Рыбало, Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау бөтенроссия җәмгыяте үзәк советы рәисе Демидов Артем Геннадьевич та бар.

Съезд делегатларына Тарстанның беренче Президенты, “Яңарыш” фонды җитәкчесе, ТР Президент киңәшчесе Минтимер Шәймиев котлавын ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова җиткерде. Бу фатиха көчле алкышларга күмелде.

Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Эдуардович Орджоникидзе чыгышы да шулай алкышланды. Ул элемтәнең видеоконфереция режимында (экран аша) 2022 елда ЮНЕСКОның Бөтендөнья сессиясе Татарстанда, Казанда узуы мөмкин диде. Гариза бирүчеләр арасында аларның да булуын әйтеп, теләп торырга кушты. Съезд барышында тарихи корылмаларны ничек киләчәккәксаклап була дигән мәсьәләгне уртага салган шактый гына түгәрәк өстәлләр узды.

Татарстанның 100 еллыгына багышланган бу съезд кунаклары Болгар һәм Зөя утрау шәһрчегендә дә сәяхәттә булып, тарихыбыз белән күзгә-күз очраштылар.
 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading