16+

170 мең кеше Казан урамнары буйлап «Үлемсез полк» йөрешендә катнашты

Казанда Җиңү көнендә «Үлемсез полк» бөтенроссия хәтер акциясе узды, аңа 170 мең кеше кушылды. Ике еллык тәнәфестән соң шәһәр халкы яңадан шәһәрнең үзәк урамнары буйлап Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының портретлары белән уздылар.

170 мең кеше Казан урамнары буйлап «Үлемсез полк» йөрешендә катнашты

Казанда Җиңү көнендә «Үлемсез полк» бөтенроссия хәтер акциясе узды, аңа 170 мең кеше кушылды. Ике еллык тәнәфестән соң шәһәр халкы яңадан шәһәрнең үзәк урамнары буйлап Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының портретлары белән уздылар.

Акциядә шәһәрлеләр белән бергә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр Башкарма комитеты вәкилләре дә катнашты.

Чара 15:00 сәгатьтә башланды. Башка шәһәрлеләр белән бергә «Үлемсез полк» акциясендә абыйсы – Миңнеханов Галимҗан Миңнехан улының портреты белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Галимҗан Миңнехан улы 19 яшендә фронтка китә, 359 нчы укчы полкы составында сугыша. 1941 елның 15 нче декабрендә Мәскәү астында каты сугышлар нәтиҗәсендә һәлак була.

Казан Мэры Илсур Метшин «Үлемсез полк» акциясенә әтисе ягыннан бабасы –Мөҗәһит Мөхәммәтша улы Метшин портреты белән чыкты. Ул бөтен сугышны ахырынача узган – беренче көннәреннән 1945 елда җиңүгә кадәр, биш тапкыр яраланган һәм ике контузия алган.

Йөреш вакытында шәһәрлеләр Нужин һәм Казан федераль университетының Астрономия урамнарыннан акциягә кушыла алдылар. Бер сәгать эчендә Казан халкы Карл Маркс, Лобачевский урамнарында, «Черек күл» паркы яныннан һәм Кремль урамы буйлап туганнарының портретлары белән узды. Хәрәкәт маршруты 5 чакрымга якын тәшкил итте, ә катнашучылар саны даими рәвештә артты.

Катнашучыларның йөреше хәрби җырлар белән үрелеп барды, ә Ирек мәйданында Казан филармониясе артистлары катнашында концерт оештырылды. Алар исә акциядә катнашучыларны Меңьеллык мәйданында каршы алды.

Бөек Ватан сугышы елларында 700 мең татарстанлы фронтка озатылган, 378 мең кеше сугыш кырларында ятып калган һәм алган яралардан һәлак булганнар. 

Исегезгә төшерәбез, «Үлемсез полк» – Бөек Ватан сугышы буыны турындагы хәтерне саклауга йөз тоткан бөтенроссия хәрәкәте. Ел саен Җиңү көнендә шәһәр урамнары буйлап үз туганнарының фотосурәтләре төшерелгән рәсемнәр белән колонна уза: алар арасында армия һәм флот ветераннары, партизаннар, каршылык сугышчылары, тыл хезмәтчәннәре, концлагерь тоткыннары, блокадниклар, сугыш чоры балалары һәм Бөек Җиңүгә үз өлешләрен кертүчеләр бар. Тантана беренче тапкыр 2011 елда Томскида уздырылган.

2020 һәм 2021 елда бөтенроссия акциясе коронавирус пандемиясе аркасында онлайн форматта узды. Аңа кадәр, 2019 елда, Казанда «Үлемсез полк» акциясендә 169 мең кеше катнашкан иде.
Чыганак

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading