Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 4 мартта Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә рәсми хәбәрләр белән таныштырды.
Бурятиягә бармый булмас
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 4 мартта Бурятия Республикасы губернаторы Алексей Цыденов белән очрашты. Лилия Галимова таныштырганча, ике республика арасында хезмәттәшлек килешүе төзелгән. Татарстан, 2016 елдан исәпләгәндә, Бурятиягә 620 миллион сум товар җибәргән. Болар: машина төзелеше продукциясе, шин, медицина җиһазлары, азык-төлек һәм ашламалар. Бурятиядә 6 мең 813 татар яши, Президент Рөстәм Миңнеханов татар диаспорасы белән дә очрашты. Бурятия губернаторы Алексей Цыденов фармацевтика, мәгариф һәм фән, вертолетлар төзелеше өлкәләрендә хезмәттәшлекне җанландыру зарурлыгын искәртә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов логистика мәсьәләсен, Байкалга туристлыкны активлаштыру темасын өйрәнү кирәклеген әйтте.
Бәйрәм рухы
Атна ахырындагы рәсми вакыйгалар 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне бәйрәм чаралары белән бәйле. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күп балалы 11 гаиләне кабул итә, “Ана даны – Материнская слава” медале тапшыра.
– Республикада 2021 елның гыйнварына 40 меңнән артык күп балалы гаилә исәпләнә, аларда 128 мең 254 бала тәрбияләнә. Кайбер гаиләләрдә 5-7 бала үсә, – диде Лилия Галимова.
Президент шулай ук, МВД, ФСБ, МЧС, Росгвардия хезмәтләрендәге хатын-кызларны да котлаячак. Мисал өчен, хокук саклау органнарында – 4 мең, МЧСта – 1335, Росгвардиядә 910 хатын-кыз хезмәт итә икән. 14 коткаручы һәм 219 янгын сүндерүче – гүзәл затлар!
Татарстанда 2021 елда гаиләләргә ярдәмгә, гомумән, социаль чараларга 11,5 миллиард сум билгеләнгән.
– 8 Март сезнең өчен нәрсә ул? Хатын-кызларга нинди теләкләр җиткерер идегез? – дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
– 8 Март минем өчен чәчәкләр белән бәйле бәйрәм инде ул. Чәчәкләр күңелне күтәреп җибәрә. Хатын-кызларга исәнлек-саулык, саф мәхәббәт, яхшы кәеф телим! – дип җавап кайтарды Лилия Галимова.
Наркотик таратучыга – “үлем җәзасы”?
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларга биргән әңгәмәсендә: “Наркотиклар таратучыларга үлем җәзасын кире кайтарыргамы яки гомерләре буена ирекләреннән мәхрүм итүне кертергәме соң? Бу кешеләр меңләгән кешеләрне корбан итә”, – дигән сүзләр әйткән.
– Президентның үлем җәзасын кайтару турында канун проекты кертергә тәкъдим ясавы түгел бу. Наркотикларны яшертен тарату бар, “синтетика” кешедә бәйлелек кенә түгел, ә үлем куркынычы тудыра. Яшьләр наркотикка бирешә. Президент мондый хәлләргә йөрәк ачысы белән әйтте, наркотик таратучыларга карата җәзаны кырысландырырга чакырды, – дип аңлатма бирде Лилия Галимова.
Әлегә битлектән
Җәмәгать туклануы предприятиеләренә төнге сәгать 12дән соң да эшләргә рөхсәт бирү мәсьәләсендә ашыгырга ярамаганлыгы искәртелде.
– Республикада соңгы көннәрдә коронавирустан тагын дүрт кеше үлде. Чикләүләрне гамәлдән чыгарганчы шушылар турында, иминлек хакында уйларга кирәк. Битарафлык күрсәтергә ярамый, медицинасы көчле булган Европада да хәлләр кискен. Санитар таләпләрне үтәү, вакцина кадату зарур, –диде бу мәсьәләдә Лилия Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар