Соңгы көннәрдәге хәбәрләрдән баш әйләнә. Акча белән бәйле яңалыклар халыкны аеруча борчуга калдырды. Ничә төрле кеше – шуның кадәр фикер һәм һәрберсе үзен дөрес дип саный.
Финанс һәм хокук белгече Ләйсән Халикова әйтүенчә, бу көннәрдә мәгълүмати басым аеруча сизелде. Шуның белән халык арасында паника барлыкка килде.
– Бу кеше дөрес эшли, монысы юк дип әйтеп булмый. Һәрберсе үз акчасын кайгырта. Акчаны мендәр астында саклау бәлки ышанычлырактыр да, чөнки алда билгесезлек, җавап табып булмый сораулар да күп. Шул ук вакытта бөтен кеше дә акчасын банктан ала башласа, бу банкларның эшчәнлегенә тәэсир итми калмаячак. Ләкин шунысы бар – бүген банклар аякларында нык басып тора. Элеккеге кризислардан аермалы буларак, хәзер мондый ситуцияләргә банкларның әзерлеге яхшырак дип әйтер идем. Резервтагы суммалар шуны раслый да. Физик затларның 1 миллион 400 мең сумга кадәрге сумманы үз эченә алган кертемнәре гарантияләнгән. Әмма бөтен булган акчаны да банкта тотмаска киңәш итәм, алдагы өч-дүрт айга җитәрлек сумма үзегездә саклансын, чөнки сәяси вазгыятьне дә истән чыгармаска кирәк, – ди ул.
Ә менә ач калабыз дип куркып, күпләп карабодай алып куярга кирәкми. Кибетләр тулы, продуктларны китереп торалар.
– Ыгы-зыгыны үзебез үк тудырып, ихтыяҗны арттырабыз. Шуның белән кибет киштәләре бушый. Ажиотажны күреп, бәяләрне дә күтәреп куялар. Көнкүреш техникасын да запаска алып куярга киңәш итмим. Кирәк булса гына алырга була, – ди Ләйсән Халикова.
Банклардан – яңа ставка
Ыгы-зыгы торак базарында да сизелә. Үзәк банк төп ставканы 20 процентка күтәргәч, фатир алырга уйлаучылар да, торак өчен ипотекаларын түләүчеләр дә борчуга калды. Әмма соңгылары өчен тынычланырлык хәбәрләр тиз килеп иреште. Россия Президенты Владимир Путин Үзәк банкның төп ставкасы 20 процентка җиткерелгәнче төзелгән килешүләрдә кредит ставкаларын саклап калырга кушты.
24-27 февраль көннәрендә илнең эре шәһәрләрендә торакка ихтыяҗ 10-15 процентка арткан, дип яза «Известия». Кулларында акчасы булып, аны югалтырга курыкканнары торак алып калырга ашыкты. Алар моны акча яну белән генә түгел, ипотека ставкасы артканчы алып калырга теләүләре белән дә аңлата.
Ипотекалары булганнар да, ставка арта дип, тизрәк бурычларын капларга ашыккан
Риелтор Ләйсән Гыйләҗиева әйтүенчә, Үзәк банкның төп ставканы 20 процентка кадәр күтәрүе күчемсез милек базарына бик нык тәэсир итәчәк.
– Банклар яңа ипотека ставкаларын игълан итте – хәзер алар 15-20 процент булачак. Әмма бу процентларның кайчанга хәтле гамәлдә булачагын банклар белми. Кредит килешүен төзегәндә барысы да үзгәрергә мөмкин. Торак базарындагы вазгыять ничек булачагы да билгесез, көтәргә кирәк. Бер яктан төп ставка арту аркасында ипотека кредитлары ставкасы күтәрелде, шуның белән торакка ихтыяҗ кимергә һәм бәяләр төшәргә тиеш. Әмма икенче яктан доллар курсы артып, төзелеш материалларына бәяләр күтәрелде. Бу да яңа йортлардагы фатирның хаклары артуга китерәчәк. Йорт төзүчеләр дә хәзер аптырашта калды, берләре сатуны туктатты, икенчеләре бәяләрне үзгәртергә җыена. Кайбер банклар ташламалы ипотека программасы буенча бирүне дә туктатты, – диде ул.
Ләйсәннең фаразлавынча, күчемсез милек базарында кимендә ярты ел сүлпәнлек булачак. Аннары, ставкалар югары булса да, кабат хәрәкәт башланачак, чөнки халыкка торак мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк, ди ул.
Финанс белгече Ләйсән Халикова исә әлегә ипотека алырга киңәш итми. Бердән, ипотека ставкалары югары, икенчедән, торак базарында тотрыклылык юк.
Ял турында уйлаучы юк хәзер
Язга кергәч, халык җәйге ялларын планлаштыра башлый иде. Әмма көнбатыш санкцияләре куркуга калдырды, турларны алдан броньларга шикләнәләр. Россия туристлык операторлары да күп кенә илләргә юллама сатуны туктатты. Ә менә Төркия белән Мисыр россиялеләр өчен чикләүләр кертергә җыенмый. Тик шуны әйтергә кирәк, Росавиация Россия халкына чит илгә эш белән бәйле булмаган сәфәрләргә чыкмаска киңәш итә.
Татарстан туроператорлар ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов та, алга таба туристлык тармагында нәрсә булачагын фаразлау кыен, ди. Бүген алар алдында торган төп бурыч – Европа илләрендә калган туристларны кайтару. Аларны өченче илләр, әйтик, Төркия, Мисыр һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре аша алып кайтачаклар. Халык та ялга бару кайгысы юк хәзер, ди Рамил Мифтахов.
___________________________________
Мошенниклар да тик ятмый. Бу көннәрдә алар яңача алдый башлаган. Халыкка шалтыратып, Евросоюз һәм АКШның Россия банкларына каршы керткән санкцияләре аркасында акчагыз куркыныч астында кала дип ышандыралар һәм шуның өчен кертемнәрен коткарырга тәкъдим итәләр. Моннан тыш Россияне SWIFTтан читләштергәннән соң да акчаны саклап калырга ярдәм итәргә вәгъдә бирәләр. Моның өчен фәкать акчаны “куркынычсызрак счетларга” күчерергә кирәк икән. Билгеле булганча, мондый “тәкъдимнәрне” инде берничә йөз клиент алган, ким дигәндә, Россиянең ун финанс-кредит оешмасы. Һәм, экспертлар фаразлавынча, бу әле башы гына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар