16+

Александр Малькевич Татарстандагы сайлауларга мөнәсәбәтен белдерде

"Автобусларда тавыш бирү мөмкинлеге тудыру - Татарстан тарафыннан кулланылган тагын бер ноу-хоу! Теләсә кайсы ноктага кереп, шунда тавыш бирү мөмкинлеге булдыру шәп бит. Кемгәдер сайлау участогына ерак булырга мөмкин, кемдер башка эш белән мәшгуль булырга мөмкин - ә монда сайлау участогы янәшәдә генә"

Александр Малькевич Татарстандагы сайлауларга мөнәсәбәтен белдерде

"Автобусларда тавыш бирү мөмкинлеге тудыру - Татарстан тарафыннан кулланылган тагын бер ноу-хоу! Теләсә кайсы ноктага кереп, шунда тавыш бирү мөмкинлеге булдыру шәп бит. Кемгәдер сайлау участогына ерак булырга мөмкин, кемдер башка эш белән мәшгуль булырга мөмкин - ә монда сайлау участогы янәшәдә генә"

РФ Иҗтимагый палатасының интернет челтәрендә дөрес булмаган мәгълүматны таратуга каршы төркеме җитәкчесе Александр Малькевич сайлаулар барышында хокук бозулар турындагы хәбәрләрне фейк тарату дип билгели. Аныңча, тотрыклылыкны бозарга теләүчеләр тарафыннан бу эш берничә платформада оештырыла. Әнә, имештер, бер ресурста сайлау урналары пичәтләнмәгән дип, фото куялар. Калган ресурслар да бу хәбәрне таратырга керешә, янәсе, сайлаулар дөрес бармый. Баксаң, әлеге хәбәрне язучылар урнаның пичәтләнгән ягын төшермичә, башка ракурсны игътибар үзәгенә куйган. "Барыбызга да билгеле Навальный командасы әгъзалары ни өчен Татарстанга ябырылды? Чөнки республикада эш чыннан да шәп итеп куелган, сайлаулар оешкан төстә уза, сайлауга килүчеләр саны да зур, көнләшерлек. Күпмилләтле республика икәнен белә торып, үз хәбәрләрендә шовинистик рухтагы хәбәрләр таратудан да читенсенми алар. Тиешле органнар моның белән кызыксыныр дигән өметтә калам".

"Блогер-күзәтүчеләр шундый фейк хәбәрләрнең корбаны булмасмы икән соң?" дигән сорауга Александр Малькевич куркыныч янамавын искәртте. Киресенчә, аның фикеренчә, блогерлар үз эшчәнлегендә сайлауларның чыннан да чиста баруын күзәтә һәм күрсәтә ала. "Бу - җәмәгать күзәтүенең бөтенләй яңа формасы, аны әле илнең башка төбәкләре дә эшкә алачагына шигем юк", ди Малькевич.

"Автобусларда тавыш бирү мөмкинлеге тудыру - Татарстан тарафыннан кулланылган тагын бер ноу-хоу! Теләсә кайсы ноктага кереп, шунда тавыш бирү мөмкинлеге булдыру шәп бит. Кемгәдер сайлау участогына ерак булырга мөмкин, кемдер башка эш белән мәшгуль булырга мөмкин - ә монда сайлау участогы янәшәдә генә", ди Малькевич сайлаучылар өчен Татарстанда барысы да эшләнүенә басым ясап.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading