16+

Алексей Песошин: Халкыбызның көндәлек тырыш хезмәте - Татарстанның уңышлы үсеш нигезе

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин республика алдынгыларына Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Чара Казан Кремлендә узды. Премьер-министры ассызыклаганча, быел Татарстанда РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектларны үтәүгә 30 миллиард сумнан артык акча юнәлтү күздә тотыла. Төп акча 292 капиталь төзелеш һәм юл хуҗалыгы объекты төзү һәм төзекләндерүгә китәчәк.

Алексей Песошин 2021 елның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүен искәртте. Республиканың үзенчәлеге – милләтара һәм динара бердәмлек.

Ул залга җыелган кешеләргә намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә тугры булганнары өчен рәхмәт белдерде. “Халкыбызның көндәлек тырыш хезмәте - Татарстанның уңышлы үсеш нигезе. Сезнең талантыгыз һәм хезмәт сөючәнлегегез республикабызны тагын да көчлерәк итә”, - диде Алексей Песошин.

Аннары Премьер-министр дәүләт бүләкләрен тапшырды. 49 кеше бүләккә лаек булды, алар арасында мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләре, сәнгать эшлеклеләре, сәнәгать предприятиеләре, дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре, финанс институтлары, азык-төлек сәнәгате, авыл хуҗалыгы, төзелеш, спорт комплексы һәм башка тармакларда эшләүчеләр бар.

ТР Президенты матбугат хезмәте.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading