16+

Андрей Кондратьев: “Республикага каршы тискәре белдерүләр акылга сыймаслык дәрәҗәгә җитте”

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев сүзләренчә, бүлекнең сәяси советы утырышы булган, анда Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин да катнашкан.

 Андрей Кондратьев: “Республикага каршы тискәре белдерүләр акылга сыймаслык дәрәҗәгә җитте”

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев сүзләренчә, бүлекнең сәяси советы утырышы булган, анда Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин да катнашкан.

- Чарада министр республикада законсыз уен бизнесына каршы системалы эш алып барылуын ассызыклап үтте. Әлеге өлкәгә караган җинаятьләрне ачу буенча Татарстан Россиядә лидерлар рәтендә. 58 меңнән артык уен автоматы тартып алынды, бу көненә 158 автомат дигән сүз, - диде журналистлар белән очрашуда Андрей Кондратьев.

Сәяси советта каралган икенче мәсьәлә «Агенты» федераль проекты җитәкчесе Эдуард Сәлахетдиновны кулга алу белән бәйле рәвештә туган шау-шу булган.

- Без баштан ук тикшерү эшләре төгәлләнмичә ниндидер нәтиҗәләр чыгарырга, нинди дә булса фикерләр әйтергә ярамый дигән позициядә тордык. Әмма федераль матбугат чараларында Татарстанга каршы мәгълүмати һөҗүм башланды. Без исә республикага каршы тискәре белдерүләр акылга сыймаслык дәрәҗәгә җитте дигән фикердә торабыз. Шуңа да "Бердәм Россия" һәм "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" яшьләр оешмасы җитәкчелеге исеменә сәяси мөрәҗәгать белән чыгарга мәҗбүр булдык. Без нигезле эш алып барырга уйлыйбыз. Сәяси совет моңа әзер, - диде башкарма комитет җитәкчесе.

Әлеге мөрәҗәгатьтә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге сәяси советының соңгы вакытта Татарстан Республикасына каршы юнәлдерелгән тискәре мәгълүмати кампаниягә карата фикере чагылдырыла. "Аерым алганда "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" иҗтимагый оешмасының кайбер активистларының шушы кампаниянең инициаторы булу факты аптырашта калдырды. "Яшь Гвардия" әгъзаларының һөҗүм вакытында зыян күргән иҗтимагый оешма активистын яклау һәм легаль булмаган уен бизнесына каршы башланган кампания тиз арада республика хакимиятен, федераль көч структураларын ришвәтчелектә, күләгәдәге бизнесны үз канаты астына алу һәм башка "гөнаһларда" нигезсез гаепләүгә әйләнде. Сайлаулар алдыннан "Бердәм Россия" партиясеннән формалашкан Татарстан хакимиятен әлеге партиягә якын булган иҗтимагый структура әгъзалары гаепләве сорау тудыра", - диелгән мөрәҗәгатьтә.

Әлеге уңайдан "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге сәяси советы:

- гражданнарны борчыган социаль мәсьәләләрне хокукый яктан хәл итүгә юнәлдерелгән эшчәнлек алып баручы иҗтимагый активистларны яклау кирәклеген;

- активистларга һөҗүм итү фактларын, шулай ук аларның гаеп эшләрен хокук саклау органнары тарафыннан закон нигезендә һәм җентекле тикшерүне тәэмин итү зарурлыгын;

- законсыз уен бизнесы һәм легаль булмаган исерткеч эчемлекләр әйләнешенә каршы көрәш җәелдерү кирәклеген;

законсыз уен бизнесына һәм алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәшне көчәйтү буенча законнарны камилләштерү мөһимлеген белдерә.

Исегезгә төшерәбез: 22 августта Казанның Вахитов районы суды, Эчке эшләр министрлыгының гаризасын тулысынча канәгатьләндереп, "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" активисты Эдуард Сәлахетдиновны сак астына алды. Сәлахетдинов бер ай да 29 тәүлеккә тикшерү изоляторына ябылды. 21 август көнне сорау алу өчен чакыртылган Эдуард Сәлахетдиновның уен бизнесын үз канаты астына алуы ачыкланды һәм шул сәбәптән тоткарланды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading