16+

«Алга!» белән «Тимер» батальоннары Донбасска китәчәк

 Россиянең махсус хәрби операциясендә катнашу өчен Татарстанда иреклеләрдән ике батальон туплана. Казанның хәрби хезмәткә контракт буенча сайлап алу пункты офицеры капитан Рөстәм Сафиуллин сүзләренә караганда, батальонның берсенә-”Алга!”, ә икенчесенә “Тимер” атамалары бирелде.

«Алга!» белән «Тимер» батальоннары Донбасска китәчәк

 Россиянең махсус хәрби операциясендә катнашу өчен Татарстанда иреклеләрдән ике батальон туплана. Казанның хәрби хезмәткә контракт буенча сайлап алу пункты офицеры капитан Рөстәм Сафиуллин сүзләренә караганда, батальонның берсенә-”Алга!”, ә икенчесенә “Тимер” атамалары бирелде.

Аларның үзләренең тамгалары да, флаглары да булачак. Язылырга теләп мөрәҗәгать итүчеләр көннән көн арта бара.

Сайлап алу таләбе катгый: Армия хезмәте узган булу, сәламәтлек, урта һөнәри белем зарур. Россия Федерациясе гражданы булмаган, шулай ук хөкем ителгән кешеләр кабул ителми.

 — Абхазиядә хәрби бәрелешләрдә катнашырга туры килде, сугышның нәрсә икәнлеген беләм.  Хатынымның бабасы Бөек Ватан сугышында катнашкан, ул вакытта да Җиңү яуладык, хәзер дә фашистларны тар-мар итәрбез. Донбасс халкына ярдәм итәр өчен үз теләгем белән барам,- ди Марат.

— Хәрби хезмәтне Казанда милиция батальонында узган идем,- дип дәвам итте әңгәмәне Игорь.- Марат белән балалар бакчасыннан бирле дуслар без, уйлаштык та хәрби операциядә катнашырга булдык. Куркыта, әлбәттә. Курку бөтен кешегә хас әйбер инде ул, ләкин Ватан өчен җаваплылык хисе югарырак. Россиягә һөҗүм белән яный башладылар бит, Донбасс халкы ничә еллар подвалларга качып, азапланып гомер кичерә. Донбасс халкы да тыныч, матур тормышта яшәргә хаклы, шуңа ирешү өчен Татарстан батальонына язылам.

Махсус хәрби операциядә катнашу өчен Украинага 3-4 айга китүчеләргә Татарстан Хөкүмәте бер мәртәбә 200 мең сум бирә, ай саен 150 мең сум түләнелә. Өстәмә премияләр дә каралган. Әгәр, дошман самолетын бәреп төшерсәң-300 мең сум, танкны яндырсаң-300 мең сум, вертолетны бәреп төшерсәң-200 мең сум, пилотсыз очкычны бәреп төшерсәң-50 мең, сугыш хәрәкәтләрендә дошман хәрбиләрен күпләп юк итсәң-100 мең сум премия бирелә. 

Автор фотолары

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading