16+

Барлык юллар да халыкка илтә

Француз язучысы Антуан де Сент-Экзюпери: «Барлык юллар да халыкка илтә», - дип, бик тирән мәгънәле сүзләр әйтеп калдырган. «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитетында узган дебатларда француз язучысы сүзләрен Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Яна Сирюкова мисал итеп китерде.

Барлык юллар да халыкка илтә

Француз язучысы Антуан де Сент-Экзюпери: «Барлык юллар да халыкка илтә», - дип, бик тирән мәгънәле сүзләр әйтеп калдырган. «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитетында узган дебатларда француз язучысы сүзләрен Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Яна Сирюкова мисал итеп китерде.

«Социаль-икътисади үсеш-алгарыш чыганаклары» темасына оештырылган дебатларда, ягъни фикер алышуда Дәүләт Думасы депутатлары Евгений Гришин, Айрат Хәйруллин, Александр Сидякин, Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Яна Сирюкова, «Россия өчен халык фронты» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хөснуллин катнашты. Алар республикада 22 майда Дәүләт Думасына алдан сайлап карауда көч сынашачак. Россия Дәүләт Думасы депутаты булып сайланган нәүбәттә, һәммәсе дә халыкка тугры хезмәт итәчәкләрен белдерделәр.

Евгений Гришин республиканың социаль-икътисади үсешенең нигезен нефть-химия сәнәгатендә күрә, шушы тармакны ныгыту зарур, ди. Александр Сидякин инануынча, республиканың төп терәге - кеше капиталы, ягъни хезмәт сөючән халкы.

- Коммунистлар, «байлар булмасын», диде. Без һәр кешенең бай булуын телибез, - ди Александр Сидякин.

Рәхмәт төшкере, байыйсыларыбыз бар әле дип уйлап куйдым мин.

Яна Сирюкова яшьләр активлыгына таянырга, актив шәхесләр тәрбияләргә чакыра.

- СССР чорында казылык, бәлки, җитәрлек булмагандыр. Ләкин ул вакытта казылыкның 95 проценты ит иде, хәзер 20 проценты ит кушылса, рәхмәт диярсең, - дип, тәнкыйть күзлегеннән сүз башлады Айрат Хәйруллин. - Авыл хуҗалыгын максатчан үстерергә кирәк. Импортка алмаш продукция җитештерү, яңа агропредприятиеләр төзү авылны да һәм шәһәрне дә күтәрәчәк.

Равил Хөснуллин икътисадта Ислам банкингына таянуның әһәмиятенә игътибар юнәлтте. Англия дә Ислам банклары белән финанс эшчәнлеге алып бара икән. Равил Хөснуллин шулай ук авыл хуҗалыгын үстерү, җирләрдән нәтиҗәле файдалану зарурлыгын искәртте.

Дәүләт Думасына депутатлыкка алдан сайлап карауда катнашачак кандидатларның шимбә һәм якшәмбе көннәрендәге дебатлары 15 майга кадәр барачак. Аны алдан тавыш бирүнең pg.er.ru, шулай ук «Бердәм Россия» («Единая Россия») сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең www.tatarstan.er.ru сайтларыннан карарга була.

Дәүләт Думасына депутатлыкка алдан сайлап карауда 18 яше тулган һәр кеше катнаша ала. Сайлау участоклары 8.00-20.00 сәгатьләрдә эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading