16+

«Бердәм Россия» партиясе тагын акча өләшәчәк

Онлайн-форумда чыгыш ясап, Фәрит Мөхәммәтшин: ”Татарстанда 170 милләт һәм халык вәкиле яши. Һәр халыкта ярдәмчеллек сыйфаты бар. Яхшылык җирдә ятмас, диләр бит. Һәр ярдәм гамәле кешелекне яхшылыкка әйди. 2020 ел катлаулы булды, ләкин, республиканың күп милләтле халкы бердәмлек күрсәтте, бердәмлекне саклау кирәк. “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге социаль эчтәлекле проектларга конкурс оештыра иде. Мондый конкурсны яңартачакбыз, җиңүчеләргә грантлар тапшырылачак”,-диде.

«Бердәм Россия» партиясе тагын акча өләшәчәк

Онлайн-форумда чыгыш ясап, Фәрит Мөхәммәтшин: ”Татарстанда 170 милләт һәм халык вәкиле яши. Һәр халыкта ярдәмчеллек сыйфаты бар. Яхшылык җирдә ятмас, диләр бит. Һәр ярдәм гамәле кешелекне яхшылыкка әйди. 2020 ел катлаулы булды, ләкин, республиканың күп милләтле халкы бердәмлек күрсәтте, бердәмлекне саклау кирәк. “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге социаль эчтәлекле проектларга конкурс оештыра иде. Мондый конкурсны яңартачакбыз, җиңүчеләргә грантлар тапшырылачак”,-диде.

Казанда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге “Игелек технологияләре” (“Технологии добра”) онлайн-форумы үткәрде.

 Партия кайгыртуы

—Узган ел коронавирус пандемиясе вакытында “Бердәм Россия” илнең барлык төбәкләрендә волонтерлык үзәкләре оештырды. Волонтерлар табипларга, өлкәннәргә булышты. Татарстанда 285 партиядәшебез дә волонтерлык гамәлләре башкарды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов волонтерлык хәрәкәтенә зур әһәмият бирә, ул волонтерлар белән очрашты. Коронавирустан авыручылар саны кими, ләкин, пандемия тулысынча бетмәде әле. Шунлыктан, санитар саклык таләпләрен үтәү зарур,-диде үзенең кереш сүзендә “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

“Бердәм Россия”нең республикадагы волонтерлык үзәге пандемия вакытында татарстанлыларның 18,5 мең мөрәҗәгатен үтәгән. Партия әгъзаларының взнослары волонтерлык үзәкләренең эшчәнлеген оештырыуга җибәрелгән.

Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова:”Волонтерларга зур рәхмәт! Коронавирус пандемиясе вакытында республиканың 49 табибы һәм шәфкать туташы да коронавирус йоктырды. Аларга тернәкләнү өчен ярдәм күрсәтелә”,-диде. Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева да волонтерларга рәхмәтле булуын әйтте. “Җәй көне волонтерлардан махсус смена туплап, ял оештыру идеясен хуплыйм”,-диде ул.

 Кем ничек булдыра

Онлайн-форумда катнашкан волонтерлар, табиплар, җәмәгать оешмалары активистлары, депутатлар үзләренең уй-фикерләре белән уртаклаштылар. “Татнефть” җәмгыятенең яшьләр комитеты рәисе Дмитрий Несмин сүзләренә караганда, “Татнефть” җәмгыяте коронавирус пандемиясе вакытында медицина учреждениеләренә 10 миллион битлек һәм махсус кием җибәргән, “Ашыгыч ярдәм” машиналарына бушлай ягулык салынган. Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева сөйләгәнчә, Актанышта 2000 елдан башлап “Игелек марафоны” оештыралар икән. Эшкуарлар һәм актанышлылар мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтә. Коронавирустан аеруча каты авыручыларга ярдәм өчен актанышлылар быел да 2,5 миллион сум акча җыешкан.
 Казандагы “Ангел Веры” хәйрия фонды президенты Регина Русинова “Социаль такси” проектын гамәлгә ашырырга керешкән. Инвалид арбасындагы кешеләр “Социаль такси” чакыртып, махсуслаштырылган җиңел автомобильдән файдалана ала.
 
 Онытмабыз сине, Дания!

Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова зур хөрмәт белән Питрәч районы фельдшеры Дания Сәлимова турында сөйләде. Ул коронавирус белән авыручыларга хезмәт күрсәткән, ләкин, үзе коронавирусны җиңә алмаган. Рәссам Динар Вәлиев фидакарь фельдшер Дания Сәлимованың портретын Питрәч бистәсендәге йорт диварына ясаган.

Республика клиника хастаханәсенең баш табибы, “Бердәм Россия” партиясенең “Сәламәт киләчәк” төбәк проекты координаторы Рафаэль Шәвәлиев үзенең чыгышында 100 волонтерның РКБда тырышып эшләгәнлеген искә алды. Чит ил студенты Хөсәен Амар да үз ихтиярында медик-волонтерлар төркеменә язылган.
—“Кызыл зона” куркыныч түгел, өйдә билгесезлектә утыру куркыныч,-дип, рус телендә шактый шома сөйли Хөсәен Амар.
 Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин студент егеткә видеоэкран аша аерым рәхмәт юллады. Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов плазма тапшыруның аеруча каты авыручыларга ышанычлы ярдәм булганлыгын әйтте.
 
 Җәнлекләрнең дә бар җаны
Аксубайда Марина Симакова җәнлекләр өчен “Вега” приюты оештырган, анда хәзер 250 эт белән мәче асрала икән. Түбән Кама муниципаль районының яшьләр эшләре буенча идарәсе җитәкчесе Айгөл Аитова “Хвостики” приюты турында сөйләде.
Фәрит Мөхәммәтшин хуҗасыз җәнлекләр приютлары эшчәнлегенә ярдәм чаралары зарурлыгын инкарь итмәде.

 

Автор фотолары


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading