Көнбатыш бөтен тишекне санкцияләр белән каплап бетерә язганда, күпләр Россия тулысынча изоляциядә калыр дип уйлагандыр.
Ләкин Җир йөзе көнбатыштан гына тормый, аның башка тарафлары юкка чыкмаган һәм анда күпләгән дәүләтләр бар.
Чынбарлыкны аңлау өчен карашларны башка тарафларга борып карау кирәк – Көнчыгышка юллар бикләнмәгән. Дөрес, халыкара аренада эре уенчылар барысы да Көнбатышка каршы булыр дип уйлау артык беркатлылык, дөнья сәясәте без уйлаганнан күпкә катлаулырак. Якын Көнчыгыш Россиянең НАТО чикләрен 1997 елгы торышына кайтарырга теләвен аңлый. Анда әле колония булып яшәгән чорны хәтерлиләр. АКШ, Франция, Бөекбританиянең тегендә-монда тыкшынуларын ишетеп кенә белмиләр. Бу регионда “Гарәп язы”ның (2011 елда күп кенә гарәп илләрендә башланып киткән революцияләр, гражданнар сугышлары) кайтавазы хәзергәчә яңгырый. Гыйрак, Ямән, Ливия, Сүрия Көнбатышның “демократиясе”, “суверенитеты”, “кеше хокуклары” турында кайгыртуының тере шаһитлары булып тора. Хәтерне сызып булмый.
Бүген барган вакыйгалар тарихта дөньядагы тәртипнең, сәяси торышның үзгәрү нокталары булып калачак. Аерым дәүләтләрнең сәяси каршылыгы үзенең соңгы чигенә җиткән чор. Әлеге вакыйгалардан соң күбесе Җир йөзендә бер генә полярлы тәртип булмас дип өметләнә. Көнчыгыш бу очракта төп рольләрнең берсен башкарачак.
Гарәп дәүләтләре лигасы Украинадагы хәлләрне күпполярлы дөнья төзелешенә бер адым дип карый, ләкин үзләрен бик сакчыл тота. Теге яки бу якка кушылып китәргә ашыкмыйлар. Аларның күпчелеге АКШны куркынычсызлык гаранты дип карарга күнекән, шул ук вакытта Мәскәү белән хезмәттәшлек итү алар өчен отышлы. Ләкин кайбер дәүләтләрнең әйдаманнары белдергәнчә, иртәме-соңмы ике якның берсен сайларга туры киләчәк, чөнки Мәскәү Көнбатышның көчсезлеген ачыклый. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре АКШның союздашы булып саналса да, аның бүгенге тышкы сәясәте дөньядагы формалашып килгән яңа тәртип полюсларына борылуын күрсәтә.
Ә андагы Россия белән Кытай Гарәп Әмирлекләре өчен бик кирәкле әшнәләр булачак. Согуд Гарәбстанының нефть табу күләмен арттырудан баш тартуы да Көнбатыш кубызына биергә җыенмавын күрсәтә. Иран Украина вакыйгаларында Көнбатышны гаепли. Ул НАТОның киңәюе дөньядагы бөтен дәүләтләр өчен куркыныч яный дип белдерә. Катар шулай ук газ табу күләмен арттырып, аны Европага күпләп сатарга җыенмый. Африкадагы Алжир, Тунис, Марокко – Көнбатышның санкцияләренә кушылмаган дәүләтләр. Тунис Россия туристларын көтә, Марокко Украина аркасында Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне бозарга җыенмый. Соңгы арада бу ике дәүләт белән сәяси һәм икътисады хезмәтәшлек киңәйде.
Тулаем алганда, Якын Көнчыгыш дәүләтләре бүген барган вакыйгаларны дөрес бәяли һәм аңа нәрсә этәргәнен аңлый. Бигрәк тә “Гарәп язы”ннан һәм читтәгеләрнең тыкшынуыннан зыян күргән дәүләтләрдә Россиянең гамәлләре хуплау таба. Моны Мәскәүнең союздашлары гына түгел, дистә еллар буена АКШның союздашы булган дәүләтләр дә яшерми. Дөнья үзгәрә, ул элеккеге төсле булмаячак...
Фото: https://pixabay.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар