16+

Ике яктан да 10000гә якын егет һәлак булган, диләр. Күпме яшь гомерләр...

Соңгы көннәрдә яңалыкларның яманнарыннан тәмам туйган идек инде. Көн тудымы – югалту. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, Карабахта сугыш учагы да кабынды.

Ике яктан да 10000гә якын егет һәлак булган, диләр. Күпме яшь гомерләр...

Соңгы көннәрдә яңалыкларның яманнарыннан тәмам туйган идек инде. Көн тудымы – югалту. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, Карабахта сугыш учагы да кабынды.

Шуңа да, 10 ноябрь көнне, өч ил: Әзербәйҗан, Әрмәнстан һәм Россия җитәкчеләре тарафыннан төзелгән солых болыт арасыннан чыккан кояш нуры кебек өметләрне җанландырды. Әзербәйҗан бездән еракта булса да, миңа чит түгел. Ике тапкыр барып, Бакуның матурлыгын күреп кайтырга насыйп булды. Анда безнең туганнар яши. Бу хәбәрне ишеткәч тә хәлләрен, кәефләрен белергә теләп шалтыраттым.

- Бүген безнең бик шатлыклы көнебез. Без җиңдек! - диде Фирдания апа Хуҗина. 45 көнгә сузылган Карабах сугышы бездән 400 чакрым ераклыкта булса да, йокысыз төннәрне аз уздырмадык. Чак кына атом электростанциясен һәм башка зур сәнәгать объектларын шартлатмадылар. Бик сакладылар. Шәһәрдә нык тикшерү астында яшәдек, инә күзеннән үткәрделәр. Кибеткә генә чыксаң да, сумкаларны кат-кат карыйлар иде. Комендант сәгате булды: кичке 9дан иртәнге 6га кадәр урамга чыгарга ярамады. Кеше эшкә алтыдан бара иде. Метро эшләмәде. Җитмәсә бит әле теге таҗлы вирусы да бар. Дөрес, бездә ул тыйнаграк кылана. Кояшның, җиләк-җимешнең күп булуыннандыр инде. Бу җиңү хәбәрен зур шатлык белән кабул иттек. Тик менә балаларын югалткан аналарның кайгысын гына бернинди нәрсә белән дә юып бетереп булмый. Ике яктан да, 10000гә якын егет һәлак булган, диләр. Күпме яшь гомерләр... – дип көрсенде, Фирдания апа.

Карабах ул – бик матур җирләр. Таулар иле. Казылма байлыклар күп анда. Табигате искиткеч. Юкка гына аны Әзербәйҗан энҗесе дип атамаганнар. Бу җирләр элек-электән Әзербәйҗанныкы булган. Ләкин анда күпләп әрмәннәр яшәгән. Бу ике халык, гаиләләр корып, балалар үстереп, дус, тату торганнар. Ләкин 27 ел элек Әрмәнстан аны үзләренең җирләре дип саный башлаган. Ә бүгенге җиңү ул Карабахның Әзербәйҗанныкы икәнен тагын бер тапкыр исбатлады. Солых төзегәннән соң, президентыбыз Ильхам Алиев әтисе Гейдар Алиевның каберен зыярәт кылып, рухын шатландырырга ашыккан, диләр. Карабахны кире кайтару  әтисенең иң зур хыялы һәм васыяте булган.

“Бүтән мондый сугышларны күрергә беркемгә дә язмасын иде инде” - дип сүзен тәмамлады Фирдания ханым. Аның шатлыгы ара ераклыгына карамастан миңа кадәр килеп иреште.

Фото: http://pixabay.com
                      

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X