16+

Диплом сатам, кем ала?

Советлар чорында балаларны яхшы укырга өйрәтсәләр, хәзер яхшы яшәргә өйрәтәләр. Яхшы яшәү ул – яхшы урынга урнашу. Андый урынга урнашу – артың корыда була торган яхшы эштә эшләү (кайберәүләр өчен уңышлы гына кияүгә чыгып, беркайда да эшләмәү). Яхшы эшкә урнашу өчен югары белем кирәк (әлеге графа тамгасыз булмасын өчен).

Диплом сатам, кем ала?

Советлар чорында балаларны яхшы укырга өйрәтсәләр, хәзер яхшы яшәргә өйрәтәләр. Яхшы яшәү ул – яхшы урынга урнашу. Андый урынга урнашу – артың корыда була торган яхшы эштә эшләү (кайберәүләр өчен уңышлы гына кияүгә чыгып, беркайда да эшләмәү). Яхшы эшкә урнашу өчен югары белем кирәк (әлеге графа тамгасыз булмасын өчен).

Укыган исеме чыгару өчен уку хәзер шулхәтле җиңел, бөтен эш белгечлекнең бәясеннән генә тора. Тамга өчен уку – катыргы тышлы кәгазьгә ия булу гына, ул белемле итми. Бүген дипломлы булырга теләүчеләргә яшерен-батырын итәк астыннан гына ярдәм итмиләр, ачыктан-ачык хезмәттәшлек итәргә әзер торган бик эре сервислар бар. Эшләү тәртибе бик гади, нәкъ базардагыча: теләсә кайсы дисциплина буенча нәрсә кирәк – шуңа заказ биреп була. Баш ватып утырырга теләмәгән студентның заказы онлайн-сервис аша сайтка куела һәм авторлар бер-берсенең бәясен төшерә-төшерә әлеге эшкә алына. Үзенә күрә аукцион кебек нәрсә килеп чыга: кем арзанрак бәягә ризалаша, заказ шул авторга бирелә. Авторларның ставкаларны киметә-киметә ярышканын күргән студент югары белемне нихәтле арзанга алып булганын күреп, лекция язып та, курс эшләре эшләп тә иза чикми: ул сайтта авторларны ярыштыра. Әлеге сервисларда контроль эшләр 200-500 сум торса, курс эшләре 700 сум тирәсе. Биш-алты кап тәмәке бәясе инде.

Имтиханны да алар ярдәме белән биреп булмый, билгеле, әмма белем эстәүне күпкә җиңеләйтә бу. Бөтен нәрсәне дә белеп тә, ятлап та бетереп булмый, бөтен белгечлеккә дә борынгы Греция белән Византия фәлсәфәсе кирәкми. Әмма җиңелчә генә “укырга” өйрәнгәч, кирәклеләрен өйрәнеп тору теләге дә бетә. Диплом эше – бөтен уку чорының иң биек ноктасы, тирәнтен өйрәнү, эзләнү, практик эшләр, профессиональ алымнарның асылына төшенүне күзаллый. Боларның бөтенесен эшләп тормыйча да була икән, 16 мең тирәсе генә түлисе. Монысы иң кыйммәте, күбесе 3-8 мең сум гына тора. Йөзәр меңнәр түләп укыганда, соңгы этап өчен бу акча бөтенләй күп түгел.

Аерым бер белгечлекләр тирәсендә генә хәлләр шулай булса бер хәл әле (кайберләренә, чынлап та, дүрт-биш ел буе укып тору кирәкми), ә менә медицина, химия, биология өлкәсендәгеләр дә әлеге сервислар ярдәмендә генә “белем алганда” нишләргә? Диплом эшен дә эшләргә иренгән студенттан ниндирәк табиб чыгачак? Аппетит ачылып китсә, әле фән кандидаты булу мөмкинлеге дә бар – 26-80 мең сумга аны да эшләп бирәләр. Абруй, дәрәҗә артыннан куучылар өчен бу да зур сумма түгел.

Күз нурларын түгеп утырмый бит, әзерне генә сатып ала. Шуннан соң кемнеңдер фәнни ачышларына ышаныргамы, ышанмаскамы?
Ачыктан-ачык һәм законлы нигездә эшләүче әлеге сервисларны бәлки ябаргадыр? Итәк астыннан гына хезмәт күрсәтүчеләр барыбер бетмәячәк, тыелган булгач, бәяләре кыйммәтләнәчәк. Профессионаллар күбәймәсә дә, ялган белгечләр азаер иде. Кызыклысы шунда – белем эстәүче сервислар  башын бәрә-бәрә укыганнар белән идарә итә алырлык “белгечләр” әзерли. Хәер, туганда ук честь биреп туган генерал малайларына катыргы тышлы кәгазе генә булсын, калган бөтен сәләт геннар белән агылып керә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исемемне куймагыз, пожалуйста. Минем сенелемнен кызына башта аттестат сатып алып бирделэр, аннан акчалар, знакомыйлар аша медвузга тыктылар, сессия, экзамен саен ойлэренэ алып кайтып, сыйлау, мунча керту, акча биру дэ булгандыр, дип уйлыйм, узем курмэдем. Алты ел буе! Экзаменнарын иптэш курсташлары да акчага бирделэр инде, бер тамаша булды! Елап бетте, укый алмыйм дигэн саен этисе акчасы укып чыкты, этисе урман бизнесендэ иде, акча куп. Укып бетергэч, кайнанасы урнаштырган иде, республиканскига. Бэби тапкач кире алмадылармы, узе киттеме, белмим. Психиатрлыкны сайлады, алар барыбер берни анламыйлар, ди. Ул назначает даруны, тегенен хэле начарлана, ул уменщает дозу, вот шулай эшлэргэ ойрэнде. Этисе эш табып бирде, уз шэхэрлэрендэге психбольницанын зав. отд. алып атып,(за что то, не знаю)кызын куйдырды. Вот, эшлэп йори. Петербургка барып укып кайткалый, белемен кутэрэ, эшли. Ничек лечить итэ?‍♂️Белмим. Исемемне куймагыз, утенеп сорыйм?

    Мөһим

    loading