16+

Дәүләт Думасы бакчачыларга ташламалар кертергә җыена

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов 29 мартта бакчачылык темасына туры эфир үткәрде.

Дәүләт Думасы бакчачыларга ташламалар кертергә җыена

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов 29 мартта бакчачылык темасына туры эфир үткәрде.

Эфирда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстанның бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Владимир Дейнекин катнашты.

Айрат Фәррахов таныштырганча, 2021-2022 елларда “Бердәм Россия” партиясе, бакчачыларга теләктәшлек максатында, законнарга үзгәрешләр кертергә җыена. 

- Законнарга үзгәрешләр кертү идеяләрен гражданнар үзләре әйтте. Тәкъдимнәр җәмәгатьчелек тыңауларында халыкта киң яклау тапты, - ди депутат Фәррахов.

Мисал өчен, бакчачылык ширкатьләрен су алуда катлаулы техник шартларны үтәү зарурлыгыннан азат итү турында уйланыла. (Монда су алуга лицензиянең 2020 елның 1 гыйнварына кадәр бирелгән булганлыгы шарт). Бакчачылык ширкатендә корылманың торак яки торак булмаган сыйфатына карамастан, электр энергиясе өчен түләүдә түбәнге 0,7 коэффициентын билгеләү. Бакчачылык ширкате рәисен “хезмәт вазифасы башкаручы түгел” дип танырга һәм аны салымнар түләүдән азат итәргә. Бакчачылык коммерциячел булмаган  ширкатьләренең (СНТ) рәисләре күпчелек очракта-пенсионерлар, алар өстеннән өстәмә йөк төшереләчәк. Бакчачылык ширкатьләрен су налогыннан азат итү ниятләнелә. Ширкать әгъзаларының җир асты суларын куллануның төп максаты- үсентеләргә су сиптерү. Лицензиядә башка максатлар да күрсәтелгәнлектән, бакчачылар су салымы да түли. Әлеге салым гамәлдән чыгарылачак. 

Бакчачылык хуҗалыклары территориясендә комплекслы кадастр эшләрен төбәк һәм беренче чиратта федераль бюджет хисабыннан үткәрү турында уйланыла. Хәзергә бу эшләр гражданнар хисабына башкарыла. Айрат Фәррахов сүзләренә караганда, кадастр ялгышлары җибәрелә, шул сәбәпле, кешеләргә акча түләп эш башкарттырырга туры килә.

Бакчачылык ширкатьләре түләүләрен коммуналь түләүләргә тәңгәлләштерү кертеләчәк, нәтиҗәдә, банк комиссияләре бетерелә. Төбәк министрлыкларына бакчачыларга теләктәшлек күрсәтү максатындагы ведомство программаларын гамәлгә ашырырга ирек бирелә. 

- Россиядә 72 мең бакчачылык ширкате бар, аларда 60 миллион кеше күчемсез милек хуҗасы.Бакчалар, дачалар-ял урыны гына түгел, ә гаиләнең чыганагы да. “Бердәм Россия” партиясе бакчачылык эшчәнлеген хокукый көйләү мәсьәләләренә җитди игътибар бирә, чөнки бакчачылыкка җихтияҗның зур булганлыгын беләбез. Безнең бакчачылык белән шөгыльләнүче 60 миллион гражданыбыз хокукый яктан якланган булырга тиеш. Алар бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкатьләре тормышына бәйле мөһим мәсьәләләрдә үзләре карар чыгару мөмкинлегенә ия булырга тиеш, - дип искәртте Айрат Фәррахов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading