16+

Дәүләт Думасына 387 үзгәреш тәкъдим ителгән проект тапшырылды

Владимир Путин Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү датасын инде бу атна башында ук игълан итәргә ниятли, дип яза “Ведомости”.

Дәүләт Думасына 387 үзгәреш тәкъдим ителгән проект тапшырылды

Владимир Путин Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү датасын инде бу атна башында ук игълан итәргә ниятли, дип яза “Ведомости”.

Фаразлар буенча бу 1нче яисә 8 июль булырга мөмкин. Әмма күпчелек  экспертлар 1 июль дип билгели, чөнки бу очракта алдан тавыш бирүләр бер атна алдан, ягъни 25 июньдә узачак.

Владимир Путин Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан парадны да 24 июньгә билгеләгән иде. Конституциягә үзгәрешләр буенча алдан сайлаулар да шул шаукым белән үтеп китәр дип фаразлый белгечләр.

Президентның матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков сүзләренчә, Владимир Путин экспертларның эпидемиологик хәлләргә кагылышлы тәкъдимнәренә таянып, шул көннәрдә тавыш бирү көнен билгелиячәк.

– Бу карарны Россия Президенты кабул итәчәк. Аның “эчке сиземләү” буенча түгел, ә галимнәрнең төгәл мәгълүматларына таянып эш итүен яхшы беләсез. Кайчан кирәк дип таба, Президент шул вакытта тавыш бирү датасын игълан итәчәк тә, – дигән Песков.
Билгеле булганча, Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүне 22 апрельгә билгеләгәннәр иде. Әмма пандемия сәбәпле ул булмый калды. 28 май көнне Үзәк сайлау комиссиясе Роспотребнадзорның сайлауларга кагылышлы тәкъдимнәрен раслады. Аның нигезендә, тавыш бирүләр берничә көн дәвамында уздырылырга мөмкин.

Россиянең төп кануны 1993 елда кабул ителгән һәм шул елның 25 декабрендә гамәлгә кергән. Документ 9 бүлектән тора һәм аның 1, 2, 9 бүлекләренә үзгәрешләр кертә алмыйлар. Борис Ельцин президентлык иткән елларда Конституция әллә ни зур үзгәрешләр кичермәде.
2000 елда Президент итеп Владимир Путин сайланганнан соң Төп канунның 65нче маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Шулай ук Дмитрий Медведев Россия белән идарә иткәндә президентлык срокларын, Дәүләт Думасы депутаталарының сайлап кую срокларын арттырган иде.
2 мартта Владимир Путин Дәүләт Думасына Конституциягә кертеләсе үзгәрешләр канун проектын тәкъдим итте. Гомумән алганда, 387 үзгәреш тәкъдим ителгән иде, аларның 177се кире кагылды.

Лилия Локманова

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading