16+

Дәүләт Советы республика Конституциясенең 60 маддәсенә төзәтмәләр кабул итте

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Конституциясенә  үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын кабул итте.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Конституциясенә  үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын кабул итте.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырыгынчы утырышында депутатлар Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын икенче һәм гомуми укылышта кабул итте. Закон проекты нигезендә Татарстанның югары вазифаи затының атамасын яңа сайланачак югары вазифаи затка карата гына кулланылачак күчеш чорыннан баш тартуны күз уңында тота. Закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп узганча, комитет тәкъдим иткән закон проектына төзәтмәләр килмәгән. Күпчелек тавыш белән закон проекты икенче һәм гомуми уклышта да кабул ителде. 76 депутат уңай тавыш бирде, 6сы каршы иде.
Татарстанның югары вазифаи заты 26 гыйнварда кабул ителгән закон үз көченә кергәч, “Татарстан Республикасы Рәисе” дип атала башлаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading