16+

Дөнья 2022 елны каршы алырга әзерләнә... Яңа шартларда

Җир шарында яшәүчеләрнең күпчелеге кебек үк, без дә Яңа елда коронавирусның бетүен телибез. Әмма бәйрәм чаралары әле пандемия шартларында узачак.

Дөнья 2022 елны каршы алырга әзерләнә... Яңа шартларда

Җир шарында яшәүчеләрнең күпчелеге кебек үк, без дә Яңа елда коронавирусның бетүен телибез. Әмма бәйрәм чаралары әле пандемия шартларында узачак.

Рөхсәт, әмма берсенә генә
Яңа ел алдыннан балалар бакчаларында, мәктәпләрдә чаралар башлана. Һәр әти-әни дә баласының чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнаганын күзәтәсе, атналар буе өйрәнгән шигырен сөйләгәнен тыңлыйсы килә. Узган ел бәйрәмнәр әти-әниләрсез генә узды. Быел да башта коронавирустан вакцина ясаткан әти-әниләр “утренник”ка кертелә, әмма берсе генә дигән хәбәр булды. Инде бәйрәмнәр килеп җиткәндә балалар бакчаларында һәр төркемнән ун гына әти-әнигә Чыршы бәйрәменә керү рөхсәт ителә икән, дигән сүзләр таралды. Шөкер, бу дөрес булып чыкмады. Татарстан Премьер-министры урынбсары Ләйлә Фазлыева баланың әтисе яисә әнисе бәйрәмгә керә ала, дип вәгъдә бирде. Әлеге дә баягы, аның вакцина ясаткан булуы мәҗбүри.

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кимүгә дә карамастан, өлкән яшьтәгеләргә үзләрен саклау сорала. Шуңа да вице-премьер 60 яшьтән өлкәннәрнең кешеләр күп йөри торган җирләргә, шул исәптән, балалар бәйрәмнәренә дә бармавын сорады.

“Президент чыршысы”на килгәндә, ул Казанның “Баскет-холл” мәйданында, 25 декабрь көнне ике тапкыр үткәреләчәк. Анда республика ярышларында, олимпиадаларында призлы урыннар яулаган, сәләтле 7-17 яшьлек балалар чакырулы. Мәктәптәге бәйрәмнәргә килгәндә, анда балаларга битлек кию соралачак.

Шулай ук салкын тию билгеләре булган балаларга да бәйрәмгә керү рөхсәт ителми.
Сүз уңаеннан, театральләштерелгән чара икән, зал 50 процентка тулы булырга тиеш. Оештыручылар, катнашучылар коронавирустан вакцина ясаткан очракта, залны  70 процентка кадәр тутыру рөхсәт ителә. Мәдәният йортларына, спорт комплексларына  тамашачыларны 4 квадрат метрда 1 кеше исәбеннән санап кертәләр.

Каникуллар һәм лагерь
Яңа елны бәйрәм булган өчен генә түгел, укучылар озын каникуллар килгәнгә дә көтеп ала. Быел Татарстанда кышкы каникул 29 декабрьдән башлана. Ә актив, алдынгы 150 укучы 24енән ял итә башлый. Алар өчен махсус лагерь оештырылачак. Республика күләмендә дә 11 муниципаль районда 114 мәктәп алды лагеры эшләр дип планлаштырыла.

“Яңа ел бәйрәмнәрендә эшләгән, балаларын карап торырга кеше булмаган әти-әниләр өчен бу бик яхшы вариант”, – дигән фикердә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.

Өлкәннәр дә читтә калмый
Бәйрәм ялларында балалар гына түгел, өлкәннәр өчен дә республикада көн саен әллә ничә мәдәни чара үткәреләчәк. Мәдәният министрлыгы Яңа ел каникулларына 150дән артык чара әзерләгән.

Татарстаныбызга, Казанга килгән  туристларга да карарга әйбер җитәрлек. Алай булмаса, башкалага башка шәһәрләрдән шул кадәр кеше килер идеме?! Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, туристларга Татарстанда 308 кунакханә, шифаханә хезмәт күрсәтәчәк. 2-5 гыйнвар көннәрендә кунакханәләр ким дигәндә 80 процентка тулы булачак.

“Яңа елны гаилә белән уздырырга өндибез. Муниципаль районнар белән шул юнәлештә эшләдек. Яңа ел – гаилә бәйрәме, шул гаилә традицияләренә кире кайтырга мөмкинлек бар хәзер”, – диде Фазлыева.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading