16+

Дөньяга туган һәр сабыйга үзенең «караваты» әзер

«Демография капкыныннан чыгу гына түгел, киләсе уньеллык урталарына илебездә халык санының табигый артуына ирешү-безнең бурыч. 2024 елга балалар туу коэффициентының 1,7 булуы зарур. Россия халкын саклау һәм күбәйтү-дәүләтнең һәр программасына без шушы максат күзлегеннән карарга һәм бәяләргә тиешбез».

Дөньяга туган һәр сабыйга үзенең «караваты» әзер

«Демография капкыныннан чыгу гына түгел, киләсе уньеллык урталарына илебездә халык санының табигый артуына ирешү-безнең бурыч. 2024 елга балалар туу коэффициентының 1,7 булуы зарур. Россия халкын саклау һәм күбәйтү-дәүләтнең һәр программасына без шушы максат күзлегеннән карарга һәм бәяләргә тиешбез».

Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга еллык Юлламасында әйткән сүзләре.

“Национальные приоритеты” автоном коммерциячел булмаган оешма тарафыннан, федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, шулай ук блогерлар катнашында, Россиядә илкүләм проектларның гамәлгә ашырылуы нәтиҗәләре белән танышу сәфәре үткәрелде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында 2011 елда ук “Бәләкәч” республика программасы старт алган иде. Ул сабыйларга бакчаларда урын кытлыгын бетерүне максат итеп куйды. Татарстанда “Бәләкәч” программасы ярдәмендә 5 елда гына да яңа 118 балалар бакчасы сафка бастырылды.

Мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләре төзү хәзер “Демография” илкүләм проекты кысаларында алып барыла. Казанның Киров районындагы “ЯСам” балалар бакчасы әлеге проект ярдәмендә 2021 елның 1 мартында ишекләрен ачты.

— Безнең бакчага 1,5 яшьтән 7 яшькә кадәрге 350 сабый йөртелә. Педагог һәм тәрбиячеләр кадрларыбыз бик тырышлар. Бакчада сәламәт балаларга, шулай ук физик-акыл үсешләре тоткарланган сабыйларга да укыту-тәрбия һәм ял өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган,-дип каршылады безне мөдир Лилия Галиева.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов:”Татарстанда быел “Демография” проекты ярдәмендә 16 яңа балалар бакчасы төзелде. Моның өчен федераль бюджеттан-2 миллиард сум, республика бюджетыннан 1,8 миллиард сум күчерелде. Бөтен Россия буенча балалар бакчаларында 3 яшькә кадәргеләр өчен ясле төркемнәре ачуга нык әһәмият бирелә. Бу ата-аналарга, теләкләре булган очракта, эшкә вакытыннан алданрак эшкә чыгу мөмкинлеге тудыра”,-дип, өстәп әйтте.

“ЯСам” балалар бакчасы белән танышу экскурсиясе оештырылды. Журналистлар һәм хәтта депутат Илдар Гыйльметдинов үзе дә:”Эх, шушындый яхшы бакчага йөрсәң икән ул!”-дип сокланды. Матур иркен бүлмәләр, яңа җиһазлар. Ашханә һәм медицина блоклары. Сыйныф бүлмәләренә студентлар көнләшерлек.

— Безнең бакча полилингваль: сабыйларга татар, рус һәм инглиз телләре өйрәтелә. Телләрне үзләштерүдә TPR, ESL һәм дөньяның башка үрнәк алымнары кулланыла. Чит телләр сөйләмен дөрес итеп үзләштерү өчен интерактив аппаратуралар файдаланыла. Дәресләр уен тәртибендә дә алып барыла. Үзебезнең мульт-студиябез, музыкаль залыбыз бар,- ди Лилия Галиева.- Сабыйлар телләрне җиңел отып ала, робот техникасын да өйрәнәбез.

Физкультура залына кергәч, җиңел атлетика буенча Россия чемпионы Анна Крыловага юлыктык. Бактың исә, Анна биредә физкультура дәресләре алып бара икән.

— Сабыйлар белән эшләве рәхәт. Белмәссең, шушылардан чемпионнар чыкты бит, дип сөенергә туры килер әле,- дип елмая Анна Крылова.

Казанда беренчеләрдән булып, “ЯСам” балалар бакчасына йөрүче сабыйларга чүпләрне төрләренә аерып җыю тәртипләре өйрәтелә, экологиягә сак мөнәсәбәт тәрбияләнә.

Балалар бакчасының тышкы территориясендә төркемнәрнең мәйданчыклары заманча җиһазландырылган.

Ирле-хатынлы Садретдиновлар:”Безнең инде икенче балабыз “ЯСам”га йөри. Ял көнне дә бакчага барырга телиләр”,-дип, бакчадан бик канәгать булганлыкларын әйттеләр. “Демография” илкүләм проекты кысаларында мондый балалар бакчалары күбрәк төзелсен иде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading