16+

Геройларның даны мәңгелек

Тормышта һәр кеше дә Герой исеме ала алмый. Гомер-гомергә санаулы Геройларның тиңдәшсез батырлыгы тирә-юньдәгеләргә фидакарьлек һәм Ватанны яратуның үрнәге булып торган. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы “Ватан Геройлары көне” (“День Героев Отечества”) истәлекле датасын 2007 елның 26 гыйнварында билгеләде.

Геройларның даны мәңгелек

Тормышта һәр кеше дә Герой исеме ала алмый. Гомер-гомергә санаулы Геройларның тиңдәшсез батырлыгы тирә-юньдәгеләргә фидакарьлек һәм Ватанны яратуның үрнәге булып торган. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы “Ватан Геройлары көне” (“День Героев Отечества”) истәлекле датасын 2007 елның 26 гыйнварында билгеләде.

9 декабрь Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Святой Георгий Победоносец, Дан ордены кавалерлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу датаның тарихы Россия империясе заманнарыннан килә. Екатерина II тарафыннан 1769 елда империянең иң югары хәрби бүләге -Святой Георгий Победаносец ордены расланган. Әлеге орденның тулы кавалерлары, фәкать, 4 кеше генә, болар: генерал-фельдмаршаллар-Михаил Голенищев-Кутузов, Михаил Барклай-де-Толли, Иван Дибич-Забалканский, Иван Паскевич-Эриванский.

1917 елдагы Октябрь революциясеннән соң бу орден гамәлдән чыгарыла. Святой Георгий ордены хәрби бүләк сыйфатында 2000 елның 8 августында кабаттан торгызылды. СССР чорында барлыгы 13 мең кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, шушы олы исем 11 мең 600 кешегә Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен бирелгән. Балык Бистәсе районының Күки авылында туып-үскән Советлар Союзы Герое Миңнулла Гыйззәтуллинның:”Туганнар, сугыш бик куркыныч нәрсә ул, дөньялар тыныч була күрсен”,-дип әйткән сүзләре бүгенгедәй хәтердә. Татарстандагы соңгы Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов та 2020 елның 11 ноябрендә вафат булды. “Ватанны яратырга, Ватанга тугъры булырга кирәк”,-дип әйтә торган иде Борис Кузнецов.

Россия Федерациясе Герое исеме 1992 елның 20 мартында кабул ителде. Россиянең 1нче санлы “Алтын Йолдыз” ордены космонавт Сергей Крикалевка бирелгән. Милләттәшебез Газинур Хәйруллин белән лаеклы горурланабыз. Алар идарә иткән очкыч 1995 елның 3 августында Әфганстанның Кандагар шәһәре янындагы аэродромга төшеп утырырга мәҗбүр була. Экипаж 1996 елда очкычны кулга төшереп, тоткынлыктан качуга ирешә. Шушы эшне оештыруда үзенең командиры Владимир Шарпатов белән Газинур Хәйруллин да хәлиткеч роль уйнаган. Россия Президенты указы нигезендә 1996 елның 22 августында Газинур Хәйруллинга Россия Федерациясе Герое исеме бирелә.

Замандашыбыз-очкыч командиры Дамир Юсуповның батырлыгы да соклангыч. Аның җитәкчелегендәге экипаж двигателе сафтан чыккан очкычны Мәскәү янындагы кукуруз кырына төшереп утыртуга ирешә, 233 пассажирның гомере саклап калына. Дамир Юсупов шушы батырлыгы өчен Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булды. Аңа чит ил авиакомпанияләреннән эшкә чакырулар килгән, зур акчалар вәгъдә ителгән. Дамир Юсупов:”Мин-ватанпәрвар, Ватаным кайда, минем урыным шунда”,-дип, тәкъдимнәрдән баш тарткан.

 Геройлар үрнәгендә Ватаныбызны яратып яшәсәк һәм эшләсәк, без һәрвакыт көчле булырбыз.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading