16+

Илебезнең куәте кешеләрнең ватанпәрвәрлегеннән тора

13 сентября 2023, 15:38
664
0
1
Уку өчен 2 минут

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 14 сентябрьдә 2024 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юллама белән чыгачак.

Илебезнең куәте кешеләрнең ватанпәрвәрлегеннән тора

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 14 сентябрьдә 2024 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юллама белән чыгачак.

Шушы уңайдан, казанлыларның фикерләрен сораштык.

 Рөстәм Гайнетдинов, тарих фәннәре кандидаты, Россия хәрби-тарихи академиясенең әгъза-корреспонденты:

— Махсус хәрби операция барган көннәрдә ватанпәрвәрлек мәсьәләсе тагын да әһәмиятлерәк төс ала. Ватанпәрвәрлек төшенчәсенә вак әйбер итеп карарга ярамый. Мәктәпләрдә, шулай ук ВУЗларда патриотик тәрбия дәресләрен актив үткәрү зарур. Мәктәпләрдәге музейларны тәрбия эшчәнлегендә киң файдаланырга кирәк.

 Бөек Ватан сугышына дәреслекләрдә азрак урын бирелгән, дип уйлыйм, аны киңәйтү мәслихәт. Дәреслекләргә махсус хәрби операция, анда катнашучылар турында да бүлекләр барлыкка китереләчәк, дип ишеттем. Бу гамәлне бик хуплыйм. Илебезнең куәте һәр кешенең ватанпәрвәрлегеннән тора. Татарстан Рәисе үзенең Юлламасында яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләү мәсьәләсенә игътибар бирми калмас, дип уйлыйм. Татарстан Рәисе Юлламасын тыңларга әзерләнеп торам инде.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading